16+

Путин ни дигән?

Украина президенты Владимир Зеленский үзенең иле бик сабыр, дип белдергән. Шулай итеп ул Россия лидеры Владимир Путин күптән түгел әйткән сүзләрен шәрехләде.

Украина президенты Владимир Зеленский үзенең иле бик сабыр, дип белдергән. Шулай итеп ул Россия лидеры Владимир Путин күптән түгел әйткән сүзләрен шәрехләде.

РФ башлыгы француз коллегасы Эммануэль Макрон белән очрашудан соң Киев Минск килешүләрен башкаруның мөһимлеге турында белдерде. Ул вазгыятьне «Ошыймы, ошамыймы - түз, чибәрем» дигән әйтем белән шәрехләде, үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәргә кирәк, дип тә өстәде.

Владимир Зеленский бу сүзләргә матбугат конференциясендә җавап бирде. Украина президенты хәтта рус теленә дә күчте.

"Монда, һичшиксез, Россия Федерациясе президенты Путин белән бәхәсләшеп булмый торган әйберләр бар. Украина, чыннан да, гүзәлкәй. Ә "минеке" уңаеннан бу инде чамадан тыш чагыштыру", - дип белдерде ул.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading