16+

«Зенит-Казан» сезонны коры җиңү белән башлады

«Зенит-Казан» волейбол командасы ил чемпионатын җиңү белән башлап җибәрде.

«Зенит-Казан» волейбол командасы ил чемпионатын җиңү белән башлап җибәрде.

Беренче турда ул Нижневартовскиның «Югра-Самотлор»ы белән очрашты. Исәп: 3:0. Баш тренер вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Вербов сүзләренчә, бу уен – Мәскәү «Динамо»сы белән очрашуга яхшы әзерлек, яшьләргә үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек булды. Илнең җыелма командасы әгъзалары уен ритмына кереп киткәнче, яшьләр үзләрен күрсәтә алды. «Самотлор» командасы тренеры Валерий Пясковский: «Без Казан командасына җиңелгән бердәнбер команда түгел», – дип тынычланган. Киләсе турда казанлылар Мәскәү волейболчылары белән көч сынашачак, ә тагын бер атнадан соң үз мәйданында Кемеровоның «Кузбасс»ын кабул итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading