16+

"Зәңгәр шәл" спектакле бушлай күрсәтелә

Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 10 июньдә «Зәңгәр шәл» спектакле белән 110нчы сезонын яба. Шул уңайдан 19 май көнне «Зәңгәр шәл»не карарга теләүчеләргә бәхет елмаерга тора.

«Вконтакте» сайтында Камал театры төркемендә беренчеләрдән булып теркәлгән 110 кеше аны бушлай карый алачак. Аларга чакыру билетлары 19 май көнне театр каршында тапшырылачак. Шул ук көнне гадәти булмаган флешмоб та уздырыла: тамашачылар күккә берьюлы 110 шар очырачак.

Театр сезоны исә 10 июньдә «Зәңгәр шәл» спектакле белән ябыла. Быел көз Камал үзенең 110 еллыгын да билгеләп үтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading