Танылган композитор, автор-башкаручы Зифа Нагаева күпъеллык иҗади хезмәте һәм музыка сәнгате үсешенә керткән зур өлеше өчен “Татарстанның халык артисты” исеменә лаек булды.
Бу шатлыклы хәбәрне Зифа ханым беренчеләрдән булып Ришат Төхвәтуллин белән уртаклашкан. “Зифа Нагаевага чиксез рәхмәтлемен. Күпме җырлар иҗат итеп бирде. “Аккошлар мәхәббәте”, “Сиңа кадәр” һәм башкалар. Мин аны бу исеме белән чын күңелдән тәбриклим, ул моңа лаек”, - дип сөйләгән Ришат сәхнәдә концерты вакытында.
Без дә Зифа ханымны котлыйбыз, иҗади уңышлар, яңа үрләр телибез!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Эллэкачан. Кирак иде
0
0