16+

Зиннәтле торак хуҗалары һәм алимент түләмәүчеләр тиздән бик авыр хәлдә калырга мөмкин

«Бурычы булганнарның бердәнбер торагын тартып алу турындагы яңа закон проекты якынча җиде мең алимент түләүчегә кагылачак», - дип әйткән Россия юстиция министры урынбасары Михаил Гальперин.

«Бурычы булганнарның бердәнбер торагын тартып алу турындагы яңа закон проекты якынча җиде мең алимент түләүчегә кагылачак», - дип әйткән Россия юстиция министры урынбасары Михаил Гальперин.


«Татар-информ» агентлыгы хәбәренә караганда, канун проекты Конституция суды карары нигезендә әзерләнгән. Проект җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уяткан. Шул уңайдан кайбер төзәтмәләр дә кертелгән.

«Канун зиннәтле торак хуҗаларына гына кагылмый. Монда бурычларын кайтарырга теләмәгән намуссыз кешеләр дә күздә тотыла. Биредә сүз зур фатирга ия булып, бурычын түләргә акча табарлык кешеләр хакында бара. Алар, оятсыз һәм намуссыз рәвештә, бурычларын кайтармый», - дип яза ТАСС, Гальперин сүзләренә сылтама ясап.

Россия юстиция министры урынбасары әйтүенчә, приставларда алимент түләүчеләргә кагылышлы 880 мең эш бар. Аларның гомуми әҗәт-бурычлары күләме 135 миллиард сумны тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading