16+

Үзизоляция шартларында алдау һәм талау очраклары да арткан

Коронавирустан саклануның төп чарасы – өйдә утыру. Ләкин бөтен халык та бу кисәтүне җитдигә алып бетерми, урамда йөрүләрен дәвам итә.

Үзизоляция шартларында алдау һәм талау очраклары да арткан

Коронавирустан саклануның төп чарасы – өйдә утыру. Ләкин бөтен халык та бу кисәтүне җитдигә алып бетерми, урамда йөрүләрен дәвам итә.

 

 

Карантин һәм үзизоляция режимын саклауны Казан урамнарында 1 мең 92 полиция һәм Росгвардия хезмәткәре тикшерә. 198 патруль машинасы һәм 185 җәяүлеләр посты куелган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча башлыгы урынбасары Валерий Саматошенков сүзләренә караганда, урамда законсыз йөрүләрне тикшерү буенча рейдлар оештырылган. Ике көн эчендә 1 800 машина һәм 1 200 граждан тикшерелгән. 13 кешедән эш бирүченең белешмә кәгазе алынган, 33 кеше 15 мең сум, 29 ы – 7,5 мең сумга штрафка тартылган. Өч кешегә кисәтү ясалган. Бу көннәрдә алдау һәм талау очраклары да арткан.

– Элек бер атнага талау очраклары сигез булса, хәзер ун-ундүрт очрак теркәлә. Бу төр җинаятьләр күбрәк кибетләрдә күзәтелә. Шәһәрдә һәр өченче җинаять мәгълүмати технологияләр белән бәйле. Тиз генә акча отасың дигән булып счетлардан акча урлау очраклары атнага ике-өч булса, хәзер унга кадәр арткан. Мошенниклар медицина товарлары сатабыз дип даруханә хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып алдый, – дип сөйләде Валерий Саматошенков.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading