16+

Үзәк банк телефон мошенникларының активлашуы турында хәбәр итә

Үзәк банк департаменты башлыгы Уваров: телефон мошенниклары саны май аенда 13 процентка арткан.

Үзәк банк департаменты башлыгы Уваров: телефон мошенниклары саны май аенда 13 процентка арткан.

Россия банкы май башыннан алып мошенниклар тарафыннан кулланылган 25 мең телефон номерын блокировкалау нияте белән чыккан, бу апрель күрсәткеченнән 13 процентка күбрәк, дип хәбәр итте Үзәк Банкның мәгълүмат куркынычсызлыгы департаменты директоры Вадим Уваров.

"Май аенда без телефон мошенникларының активлашуын күзәттек. Якынча мәгълүматларга караганда, ай башыннан бирле без инде 25 меңнән артык телефон номерын блокировкалау нияте белән чыктык. Бу апрель ае белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк", - диде ул. Мошенниклар, нигездә, шәһәр номерларыннан шалтыраталар икән. 

Әйтик, кибермошенниклар Россия банклары клиентларыннан өч ай эчендә генә дә 3,3 миллиард сум акча урлаган, бу узган ел белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading