16+

"Зәкят" хәйрия фонды һәм Казан мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә

Мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең изге әмерен – тугрылыкны, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, буйсынучанлыкны гәүдәләндерүче корбан чалу йоласын үтәячәк.

Шуңа бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм Казан мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә.

"Зәкят" хәйрия фонды гаризаларны корбанлыкларга гына түгел, мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү өчен дә кабул итә. Теләге булган һәркем фондтан бәрән сатып алырга һәм итне аз керемлеләргә – тулысы белән яки үзенә 1/3 өлешен (теләк буенча) калдырып тапшырырга мөмкин. Шунысы игътибарга лаек, фонд барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала.  Моңа сату-алудан башлап итне мохтаҗларга өләшүгә кадәр булган эшләр керә. Шулай ук "Зәкят" фондында корбан чалу тәртибе буенча әзерлекле белгечләр белән киңәшләшергә һәм корбан чалуны күзәтчелектә тотучы, корбанлыклар белән  тәэмин итүчеләрнең тәкъдимнәрен ишетергә мөмкин. Фонд хезмәтләре бушлай күрсәтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading