Үзмәшгульлеләргә, «күләгәдән чыккан өчен», 140 мең сум акча бирергә җыеналар
Федерация Советының регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру комитеты башлыгы Андрей Кутепов шул турыда хәбәр иткән, дип яза ТАСС. Мондый тәкъдим хөкүмәткә җибәрелде, ведомстволарның соңгы сүзен көтәбез, дигән ул. Әлеге тәҗрибә Карелиядә гамәлдә. Анда үзмәшгульлеләргә 200әр мең сум акча бирәләр. Шуңа бәйле рәвештә алар күләгәдән бик теләп чыга башлаган. Нәтиҗәдә мондыйларның саны 23 процентка арткан. Кутепов бу тәҗрибәне башка төбәкләрдә дә кулланырга тәкъдим иткән.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Дин
Әти-әни кылган гөнаһ балаларга зыян саламы?
-
#Шоу-бизнес
Беренче концерттан акча эшләп буламы?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында 4 нче бала туу өчен түләү кертеләчәк
-
#Кыскача яңалыклар
Түбән Кама районы Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы юл-транспорт һәлакәтендә үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттырачаклар. Күпмегә?
loading
Комментарийлар