16+

Үзмәшгульләр өчен ярминкә оештырыла

Казанда үзмәшгульлеләр өчен ярминкә уздырачаклар.

Казанда үзмәшгульлеләр өчен ярминкә уздырачаклар.

30 июньгә билгеләнгән әлеге зур чара Горький-Әмәт урманында оештырыла. Казан шәһәре башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты җитәкчесе Дамир Вәлиахмәтов әйтүенчә, Парк һәм скверлар дирекциясе белән берлектә үзмәшгульләр җитештергән продукцияне сату ярминкәләрен системалы рәвештә эшләтү өчен график булдырыла. 30 июньдә аның беренчесе узачак.

Маркетта барысы 200 кеше катнашыр дип көтелә. Алар халыкка үзләренең продукциясен һәм хезмәтләрен тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә өй кондитерлары һәм фермерлар да чакырулы.
Соңгы айда үзмәшгуль статусын алучыларның саны Казанда 800 кешегә артып, 3,8 мең булган. Татарстан буенча алып исәпләгәндә, аларның саны 10 меңнән арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading