Зөя Успение соборы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Бу хакта Бөтендөнья оешмасының рәсми Twitter сәхифәсе аша билгеле булды .
Соборны бөтендөнья мирас исемлегенә кертүне Ливан, Кувейт, Казахстан, Танзания, Әзербәйҗан, Испания, Төркия, Тунис, Вьетнам һәм башка ил вәкилләре хуплаган.
Успение монастыре илнең ЮНЕСКО исемлегенә кергән 29нчы объекты булды.
Зөя утрау-каласында, шул исәптән Успение соборында киңкүләмле яңадан торгызу эшләре һәм номинацион досье әзерләү Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Республика "Яңарыш" фонды ярдәме белән башкарыла, дип хәбәр итә республика лидеры матбугат хезмәте.
Фикер алышуга номинацияне ICOMOS (ИКОМОС) һәйкәлләр һәм истәлекле урыннарны саклау буенча Халыкара совет белгече Сьюзен Деньер (Бөекбритания) тәкъдим итә. Эксперт 2014 елның августында Зөя каласында консультатив максат белән булып китә. Ул Успение соборы һәм монастырьгә кыскача бәя бирә, анда алып барылган эшләр турында сөйли һәм бу объектның дөньякүләм кыйммәтен күрсәтә. "Гомумән алганда, ИКОМОС Успенский монастырен Бөтендөнья мирас Исемлегенә кертүне хуплый", - ди ул, чыгышын тәмамлап.
«Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар