16+

Зөядә кызны бәрдергән чаңгылы мотоцикл йөртүчесенә карата 2 җинаять эше кузгатылган

Зөядә 11 яшьлек кызны чаңгылы мотоциклда бәрдереп киткән ир-атка карата берьюлы ике җинаять эше кузгатылган.

Зөядә 11 яшьлек кызны чаңгылы мотоциклда бәрдереп киткән ир-атка карата берьюлы ике җинаять эше кузгатылган.

Беренче эш РФ Җинаять кодексының 264 нче маддәсенең 2 нче өлеше буенча кузгатылган.
Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шикләнелүче ир чаңгылы мотоциклны Васильево бистәсендә яшәүченең хуҗалыгыннан сорамыйча гына алып киткән.

Тикшерүчеләр аңардан сорау алганда, ул мунчага баруын, ә юлда дусты соравы буенча кибеткә керүен сөйләгән. Шунда басып торучы кыз белән егет аларны тиешле урынга алып баруын сораганнар, һәм ир риза булган.
Шул ук вакытта 31 яшьлек ир-ат беркайчан да машина йөртү хокукына ия булмаган, әмма ике тапкыр исерек килеш машина йөрткәне өчен җинаять җаваплылыгына тартылган. Узган елның маенда ул колония-посолениедән азат ителгән. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган, якын арада аңа карата чик кую чарасын сайлаячаклар.

На водителя снегохода, сбившего девочку в Свияжске, завели 2 уголовных дела

Бәхетсезлеккә очраган кызчыкның хәленә килгәндә, ул хастаханәдән чыгарылган, табиблар аның җилкә сөягенең ябык сынуы диагнозы куйганнар. Яшел Үзән районы башлыгы аңа торт һәм бассейнга сертификат тапшырган. Фото: instagram.com/zelenodolsk.official, скриншот

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading