16+

Зыян күрүче җинаятьче кызга тәкъдим ясаган. Суд залында

Егеткә я көтәргә, яисә төрмәдә туй уздыру мөмкинлеген карарга туры киләчәк.

Егеткә я көтәргә, яисә төрмәдә туй уздыру мөмкинлеген карарга туры киләчәк.

Новосибирск каласында гайре табигый хәл булган. Җирле судларның берсендә егетенә аңлы рәвештә сәламәтлеккә зыян салганы өчен бер кызга хөкем карары чыгарырга җыенганнар. Егетенә пычак белән төрткән була. Хөкем карарын игълан иткәндә, зыян күргән егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Әлеге хәлдән бар да, шул исәптән судья да, аптырап калалар. Әлеге кыз элегрәк инде хөкем ителгән була. Ул чакта шундый ук җинаять өчен аңа 3 ел да 2 ай төрмәгә озатырга дигән карар чыгарылган. Әмма баласына 14 яшь тулмау сәбәпле, төрмәгә озатылмый кала. Хәзер исә аны 4 елга колониягә җибәрәчәкләр. Егеткә исә я көтәргә, яисә төрмәдә туй уздыру мөмкинлеген карарга туры киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading