16+

«Ашлык бар, ә бәясе түбән»: Миңнеханов Путин белән очрашуда нинди мәсьәлә күтәрде?

Рөстәм Миңнеханов Путин белән очрашуда ашлык бәясенең түбән булуына борчылуын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Путин белән очрашуда ашлык бәясенең түбән булуына борчылуын белдерде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда ашлыкка сатып алу бәяләренең түбән булу мәсьәләсен күтәрде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында Миңнеханов Татарстанда урып-җыю кампаниясенең яхшы узуын һәм уңышның нормаль булуын билгеләп үтте. Әмма ашлык бәяләренең түбән булуы борчу тудыруын әйтте.

— Урып-җыю буенча барысы да яхшы, уңыш нормаль. Әмма ашлык бәяләренә бәйле сорау бар, чөнки логистика чикләнгән. Ашлыкның бәясе әлегә түбән. Әлбәттә, бу борчый, — диде Татарстан Рәисе.

Владимир Путин әлеге мәсьәләне бергәләп карарга вәгъдә итте.

— Моның белән бергәләп шөгыльләнербез, — дип җавап бирде Россия Президенты.

Шулай ук: Путин Рөстәм Миңнеханов белән очрашты: Кремльдә Татарстан турында сөйләштеләр

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading