16+

Татар телен яраттыруның сере нәрсәдә? Педагоглар тәҗрибә уртаклаша

«Татар теле — Халкым теле» проекты педагогларны бер мәйданга җыя.

«Татар теле — Халкым теле» проекты педагогларны бер мәйданга җыя.

Баланы татарча сөйләшергә ничек кызыксындырырга? Дәресне ничек мавыктыргыч итеп үткәрергә? Туган телне өйрәнүне мәҗбүри эш түгел, ә күңелле шөгыльгә әйләндереп буламы? Татар теле һәм әдәбияты укытучылары бу сорауларга җавапны үз тәҗрибәләрендә эзли. Ә иң уңышлы алымнарны башкалар белән дә уртаклаша.

Икенче ел рәттән уздырыла торган «Татар теле — Халкым теле» Бөтенроссия конкурсы һәм семинары нәкъ менә шундый максатны күздә тота. Проект педагогларга яңа идеяләр табарга, үз методикаларын тәкъдим итәргә һәм фикердәшләр белән аралашырга мөмкинлек бирә.

  • «Татар теле — Халкым теле» проекты җитәкчесе Тюльпан Минһаҗева билгеләп үткәнчә, проект ике өлештән тора.

Беренчесе — «Татарча сөйләшәбез!» бәйгесе.

Ул татар телендә иркен аралашу күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итүче авторлык программаларын, методикаларны һәм укыту алымнарын ачыклауга багышланган. Иң мөһиме — уңышлы тәҗрибәне башка педагогларга да җиткерү.

Конкурста мәктәп, лицей, гимназия, балалар бакчасы, якшәмбе мәктәпләре, балалар иҗат үзәкләре, тел клублары һәм башка өстәмә белем бирү оешмалары педагоглары катнаша ала. Укытучылар үзләренең авторлык дәресләрен һәм практикаларын тәкъдим итә, балалар белән эшләү алымнарын күрсәтә. Аннары катнашучылар бергәләп фикер алыша.

Проектның икенче өлеше — семинар. Ул 11–13 декабрьдә Чувашия Республикасының Батыр районындагы Кызыл Чишмә авылында, «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә узачак. Семинарга конкурс җиңүчеләре һәм катнашучылары чакырыла. Программада экспертлар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, иҗади чаралар һәм экскурсияләр каралган.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова ассызыклаганча, проектның әһәмияте укытучыларны берләштерү белән генә чикләнми. Ул татар теленең көндәлек тормышта кулланылышын киңәйтүгә, яшьләр арасында туган телгә кызыксыну уятуга да хезмәт итә.

«Сәләт» өчен дә бу юнәлеш аеруча мөһим.

Оешма ел дәвамында төрле чаралар, лагерьлар һәм проектлар аша балаларда, үсмерләрдә һәм яшьләрдә туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

Проектның мөһим даталары:

— 15 октябрь — 15 ноябрь — гаризалар кабул итү;

— 15 октябрь — 25 ноябрь — конкурс эшләрен бәяләү һәм җиңүчеләрне билгеләү;

— 11–13 декабрь — семинар этабы.

Туган телне саклау һәркемнең үзеннән башлана. Ә укытучыларның яңа алымнар белән уртаклашуы бу юлда тагын бер мөһим адым.

прессуха. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading