16+

Динә Гәрәева Татарстан мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары вазифасына Динә Гәрәева билгеләнде.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары вазифасына Динә Гәрәева билгеләнде.

Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Динә Марат кызы Гәрәева 1985 елның 25 декабрендә Арча шәһәрендә туган. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын, шулай ук Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбен тәмамлаган.

Хезмәт юлын мәдәният, медиа һәм инвестиция проектлары өлкәләре белән бәйләгән. Төрле елларда «Татар радиосы» радиостанцияләре челтәренә җитәкчелек иткән, «Татар җыры» фестиваленең башкарма директоры булып эшләгән. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында концерт программаларын оештыру белән шөгыльләнгән.

Шулай ук ТР Мәдәният министрлыгында җыелма анализ һәм мониторинг бүлеген җитәкләгән.

Министрлыкта Динә Гәрәеваны яңа вазифага билгеләнүе белән котлаганнар һәм аңа нәтиҗәле эш, һөнәри уңышлар, кызыклы проектлар теләгәннәр.

Динә Гәрәева. Фото: ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте
Динә Гәрәева
Фото: ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading