16+

Микропластик кеше организмына зыянлымы әллә юкмы?

Хәзерге заманда дөньядагы барлык илләрнең сәнәгате, халыкларының тормыш-көнкүреше пластик чималларга нык бәйле. Казанда 9-12 ноябрьләрдә «Полимерлар турындагы фәндә микропластик» IV нче халыкара конференциясе уза.

Микропластик кеше организмына зыянлымы әллә юкмы?

Хәзерге заманда дөньядагы барлык илләрнең сәнәгате, халыкларының тормыш-көнкүреше пластик чималларга нык бәйле. Казанда 9-12 ноябрьләрдә «Полимерлар турындагы фәндә микропластик» IV нче халыкара конференциясе уза.

Россия, Япония, Кытай, Италия, Швейцария, Һиндстан һәм Испания галимнәре микропластикның кеше организмына, табигатькә зыяны турындагы эзләнүләре белән уртаклаша, бергәләшеп эшчәнлек алып бару мөмкинлекләрен билгели.

— Җир йөзендә пластик чимал 100 ел элек барлыкка китерелгән. Бүген дөньяда пластик әйберләр калдыклары кискен мәсьәләгә әверелде, — диде Россия Фәннәр академиясе академигы Алексей Хохлов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

прессуха. фото автора

Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Сергей Люлин пластик әйберләр калдыкларын икенчел чимал сыйфатында эшкәртү әле җитәрлек колачларда түгел, дип искәртте. Италиянең Милан университеты профессоры Франческо Салиу да пластик әйберләрнең экологияне зарарлавын әйтте.

— Италиядә косметика продукциясен микропластик кушып җитештерү тыела. Эчә торган су, сыра Россиядәге кебек үк пластик савытларда сатыла. Казан бик матур һәм кунакчыл шәһәр, конференциядә катнашуыма шат. Без микропластик мәсьәләсендә фикерләшәбез, табигатьне бергәләшеп саклау кирәк, — диде Франческо Салиу.

«Шәһри Казан» газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп, Россия Фәннәр академиясе академигы Алексей Хохлов:"Пластик савытларга тутырылган эчә торган су организм өчен зыянлы түгел, ул суны курыкмыйча эчәргә була. Анда суга микропластик бик аз микъдарда гына бүленеп чыга", — диде.

  • Россия Фәннәр академиясе академигы Олег Синяшин үзенең чыгышында Татарстанның, Казанның химия сәнәгате куәтле, ә Казан федераль университетының һәм Казан химия-технология университетының химия мәктәпләре бай тәҗрибәле булуын әйтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading