16+

«Беләсеңме аны? Бүген төнлә вафат булды...»: мошенниклар алдауның яңа схемасын уйлап чыгарганнар

14 марта 2025, 09:40
292
0
0
Уку өчен 2 минут

Хәзер җинаятьчеләр үз корбаннарына якыннарының һәлак булуы турында хәбәр язалар.

Хәзер җинаятьчеләр үз корбаннарына якыннарының һәлак булуы турында хәбәр язалар.

Мошенниклар кешеләрне алдау процессында еш кына хис-кичерешләргә басым ясарга тырышалар. Шулай итеп, Россия Эчке эшләр министрлыгының  рәсми телеграмма-каналында алдауның яңа ысулы турында сөйләгәннәр.

Хәзер телеграмм каналларда төрле хәбәрләр актив таратыла. Җинаятьчеләр зыян күрүчеләрнең танышларының үлеме турында хәбәрләр яза. Мондый төр хәбәрләрне таратуда зарарлы программалар бар.

– Сәлам, син аны беләсең бит? Бүген төнлә вафат булды, кайгыгызны уртаклашам, — дип яза икән мошенниклар үз корбаннарына, ышандырыр өчен һәлак булучының фотографиясе белән файлны да беркетәләр икән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading