16+

Чаллыда Һиндстаннан килгән наркотик сатучыларны тоткарлаганнар

03 апреля 2025, 13:37
1652
0
0
Уку өчен 2 минут

Җинаять эше кузгатылган.

Җинаять эше кузгатылган.

Чаллыда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре наркотик ташучыларны тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Тула-1» постында автоинспекторлар Мәскәүдән Уфага юл тоткан Ютонг пассажир автобусын туктаткан. Салонны тикшерү барышында билгесез матдә салынган пакет табылган. Аны экспертизага җибәргәннәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, машина эчендә табылган пакетта 672 грамм авырлыктагы синтетик наркотик матдә булуы ачыкланган.

Төргәкнең хуҗалары ике пассажир – Һиндстанның 32 яшьлек гражданнары булып чыккан. Алар легаль булмаган интернет-кибеткә наркотиклар ташучы булып урнашулары турында сөйләгәннәр. Оператор күрсәтмәсе буенча Мәскәүдә легаль булмаган товарның күпләп сату партиясен алганнар. Аннары Ханты-Манси автоном округына юл тотканнар, аларга яшерен закладкалар урнаштыру бурычы йөкләнгән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading