16+

Диния нәзарәте ветераннарны хөрмәтли

Барлыгы 130га якын ветеран күчтәнәчләр алачак.

Диния нәзарәте ветераннарны хөрмәтли

Барлыгы 130га якын ветеран күчтәнәчләр алачак.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Диния нәзарәте мөхтәсибәтләрендә хәзрәтләр ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре янына баруын дәвам итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика имам-мөхтәсибләре ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды исеменнән бәйрәм күчтәнәчләрен тапшыра, матур теләкләр тели һәм рәхмәтен җиткерә. Бергәләп махсус хәрби операциядә хезмәт итүче һәм Ватан солдатларының иминлеге өчен дога кылалар.

Барлыгы 130га якын ветеран күчтәнәчләр алачак.

Күчтәнәчләр тарату 2025 елның 9 маена кадәр дәвам итәчәк, – диелә хәбәрдә.

Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан барлык ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә кадер һәм хөрмәт күрсәтелергә тиеш дип белдергән иде.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading