16+

Июньдә нинди кануннар үз көченә керәчәк?

29 мая 2025, 12:19
1634
0
0
Уку өчен 3 минут

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Telegram-каналда июньдә үз көченә керәчәк кануннар турында сөйләде.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Telegram-каналда июньдә үз көченә керәчәк кануннар турында сөйләде.

"Кибермошенникларга каршы көрәшкә юнәлдерелгән чаралар комплексы эшли башлаячак: банкларга, дәүләт органнарына, элемтә операторларына һәм маркетплейсларга чит ил мессенджерлары аша гражданнарга мәгълүмат бирүне тыячаклар; "Дәүләт хезмәтләре" өчен керү кодлары булган хәбәрләр телефон сөйләшүе вакытында килмәячәк, кеше җинаятьче йогынтысында булырга мөмкин", — дип язган ул.

Дәүләт Думасы спикеры сүзләренчә, әлеге ысул россиялеләрне җинаятьчеләрдән якларга һәм аларны финанс югалтулардан саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

27 июньнән эшкуарлык эшчәнлеген алдан хәбәр итмичә алып бару хокук бозу дип саналачак. Мондый бизнесменнар товарларны һәм җитештерү шартларын тикшерүдән кача алмаячак дигәнне аңлата.

Володин шулай ук 23 майда үз көченә кергән ике канунны телгә алган. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Берсе Россия территориясендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның балалары өчен ташламалар билгели. Сүз, аерым алганда, Курск өлкәсен яклаучыларның балалары турында бара.

Икенче канун махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен судтан тыш банкротлык процедурасын гадиләштерә. Алар бу процедурадан судтан тыш тәртиптә, МФЦ аша файдалана алачак. 

"2022 елдан илебезне саклаучыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлыгы 130 закон кабул ителде", — дип ассызыклаган Володин.
27 июньнән Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итү турындагы канун эшли башлаячак. Документта мондый сәясәтнең максаты дип Россиянең технологик суверенитетын, үзебезнең югары технологияле продукциянең конкурентлыкка сәләтлелеген һәм аны булдыруның нәтиҗәлелеген тәэмин итү атала. Технологик сәясәтне президент, Федераль Җыен, Хөкүмәт, Үзәк Банк, Фәннәр Академиясе һәм төбәк башкарма органнары формалаштырачак.
3 июньнән кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чаралары үз көченә керә. Моннан тыш, моношәһәрләрдә һәм махсус икътисадый зоналарда тиешле компанияләр дәүләттән яңа ярдәм ала алачак, мәсәлән, ташламалы кредитлар.

Хәбәр иткәнебезчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә 6 июньдә Корбан гаете билгеләп үтеләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading