16+

“Кайнар телефон” тартуны ташлата

29 мая 2025, 12:50
660
0
0
Уку өчен 2 минут

31 май – Бөтендөнья тәмәкедән башка яшәү көне. Шул уңайдан Россиядә тәмәкедән баш тарту атналыгы башланды.

31 май – Бөтендөнья тәмәкедән башка яшәү көне. Шул уңайдан Россиядә тәмәкедән баш тарту атналыгы башланды.

Белгечләр тәмәкенең зыяны турында гына сөйләп калмыйча, аны ташларга теләүчеләргә ярдәм итәләр.  

Тәмәке кешенең кешелектән чыгаручы, сәламәтлегенә зыян салучы куркыныч дошман. Тәмәке йолымыннан котылырга теләүчеләр өчен Казан шәһәрендә урнашкан республика наркология диспансерында ел әйләнәсе “кайнар элемтә” телефоны эшли. Анда аноним рәвештә шалтыратырга һәм белгеч белән киңәшергә була. Тәмәкене ташлаганда нинди төр дарулар кулланырга, бу зәхмәттән ничек котылырга, барысы хакында да белгечләр җентекләп аңлата. Аннан котылу юлларын беләсегез килсә, (8843) 272-34-62 телефоны аша шалтыратып, үзегезне борчыган сорауларга җавап табыгыз. Әлеге телефон аша яшүсмерләрнең тәмәкегә тартылу проблемаларын да хәл итәргә була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading