16+

Көрәшче Радик Сәлахов гаиләсендә зур сөенеч! Котлыйбыз!

Сез дә котлагыз әле!

Көрәшче Радик Сәлахов гаиләсендә зур сөенеч! Котлыйбыз!

Сез дә котлагыз әле!

Танылган көрәшче Радик СӘЛАХОВ гаиләсендә сөенечле вакыйга! 30 июльдә тормыш иптәше Алия белән икенче тапкыр әти-әни булдылар. Сәлаховларның ике яшьлек кызлары Раяна үсеп килә. Бу юлы - малай!
- Якыннарымның хәле яхшы, Аллага шөкер, бар да әйбәт. Малай туасын белә идек. Шулай да, 100 % ук ышанып торып булмый иде инде. Кызыбыз энекәше тууын бик сөенеп кабул итте. "Бәбәй", - дип шатланып йөри, - дип белдерде Радик сөенечләре белән уртаклашып. Балага исем сайлаганнар. Тик әлегә сер булып калсын, диде Радик.
- Чын күңелдән котлыйбыз, Радик! Исән-имин, тәүфыйклы бала булып үссен! Бәлки, әтисе кебек, көрәшче дә чыгар әле үзеннән!
- Алла боерса (көлешәбез)! Барлык теләкләр өчен һәркемгә зур рәхмәт! 

Лилия Йосыпова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading