16+

Кытай делегациясенә Ленин һәм Толстой укыган аудиторияләрне күрсәттеләр

Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе хәбәр итә.

Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе хәбәр итә.

Казан федераль университетында Китай Халык Республикасы Дәүләт Советы премьеры урынбасары Чжан Гоцин җитәкчелегендәге Кытай делегациясенә уку вакытында Октябрь инкыйлабы җитәкчесе Владимир Ульянов (Ленин) һәм бөек рус язучысы Лев Толстой булган аудиторияләрне күрсәттеләр.

«Кытай делегациясен Казан университетында кая алып бардык? Дөрес! Аудиториягә, Владимир Ульянов (Ленин) утырган парта артында утырып карарга», - дип язган ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында. Ул шулай ук видео да урнаштырган.

«Лев Толстойның партасы да игътибарсыз калмады...», - дип билгели соңрак Галимова. Икенче роликта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чжан Гоцин белән парта янында басып тора һәм «Бу Толстой һәм аның иптәшләре» дип шаярта.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading