16+

Математика һәм физика укытучылары арасында өлкән яшьтәгеләр күпме?

2030 елга Россия мәктәпләрендә математика һәм физика укытучыларының өчтән бере 60 яшьтән өлкәнрәк булачак.

2030 елга Россия мәктәпләрендә математика һәм физика укытучыларының өчтән бере 60 яшьтән өлкәнрәк булачак.

Президент каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең өзлексез белем бирү икътисады үзәге (ЦЭНО РАНХиГС) шундый нәтиҗәләр ясаган. Анда яшь буенча педагоглар саны динамикасын тикшергәннәр.

Тикшерүдә билгеләп үтелгәнчә, 2017 елдан мәктәп педагогларының гомуми саны артмый диярлек. Аларның саны 1 миллионга якын кеше тәшкил итә. 

Фаразлар буенча, 60 яшьтән өлкәнрәк математика укытучылары өлеше 2030 елга 23 проценттан 32 процентка кадәр артачак. 2024 ел мәгълүматлары буенча, Россия мәктәпләрендә эшләүче 98 000 математика укытучысының 12 проценты гына 29 яшьтән яшьрәк булган. Якынча 38 проценты 30-49 яшь категориясенә керә. Тагын 27 проценты – 50-59 яшьлек укытучылар. 

60 яшьтән өлкәнрәк физика укытучылары саны 2030 елга агымдагы 28 проценттан дән 35 процентка кадәр артачак. 2024 елда Россия мәктәпләрендә 30 000 физика укытучысы эшләгән. Аларның 30 проценты – 50-59 яшьлек, 32 проценты – 30-49 яшьлек педагоглар. Калган 10 проценты – 29 яшьтән яшьрәк укытучылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading