16+

Математика һәм табигый фәннәрдән имтихан сайлаучыларны арттырачаклар. Ни рәвешле?

13 мая 2025, 14:59
723
0
0
Уку өчен 2 минут

Математика һәм табигый фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга карар кылган укучылар өлеше 2030 елга 35 процент тәшкил итәчәк.

Математика һәм табигый фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга карар кылган укучылар өлеше 2030 елга 35 процент тәшкил итәчәк.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләрен ведомствоның Telegram-каналы китерә. Министр искәртеп узганча, 2025 елга бу юнәлешләр буенча планлы күрсәткеч 32 процент тәшкил итә.

2024 елның ноябрендә Хөкүмәт Россия мәктәпләрендә математика һәм табигый фәннәр укытуның сыйфатын арттыру буенча план әзерләде. 2025 елдан башлап, 10 000нән дә ким булмаган математика, физика, химия һәм биология укытучылары квалификацияләрен күтәрергә тиеш. Ә 2030 елга 35 яшькә кадәрге математика, физика, химия һәм биология укытучыларының өлеше 30 процентка кадәр артырга тиеш.

Шул ук вакытка кадәр укучыларның өчтән береннән артыгы (35 проценты) бердәм дәүләт имтиханында тапшыру өчен профильле математика һәм табигый фәннәр (химия, физика, информатика һәм биология) сайларга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading