16+

Миңнеханов белән Русских Чаллыда очраштылар

20 мая 2025, 17:24
337
0
0
Уку өчен 1 минут

Миңнеханов Русских белән сәнәгать кооперациясе турында фикер алышты.

Миңнеханов Русских белән сәнәгать кооперациясе турында фикер алышты.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләренә кагылды. Моннан тыш, әңгәмәдәшләр Татарстан һәм Ульяновск өлкәсенең машина төзелеше предприятиеләре арасындагы сәнәгать кооперациясе өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турында фикер алышты.

Очрашуда вице-премьер – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Ульяновск өлкәсенең беренче вице-премьеры Марина Алексеева катнашты.

Алексей Русских иртәгә Казанда узачак «Идел-Янцзы» форматындагы төбәкара хезмәттәшлек советы утырышында катнашачак.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading