16+

Остаралар! Үлгән кешеләрнең SIM-карталарын яңадан чыгара башлаганнар

14 мая 2025, 10:11
809
0
0
Уку өчен 2 минут

Дәүләт Думасында үлгән кешеләрнең SIM-карталарын яңадан чыгару схемасы турында сөйләделәр.

Дәүләт Думасында үлгән кешеләрнең SIM-карталарын яңадан чыгару схемасы турында сөйләделәр.

Депутат Немкин белдергәнчә, мошенниклар үлгән кешеләрнең SIM-карталарын яңадан чыгара башлаган.

«Цифрлы Россия» проектын җитәкләүче Дәүләт Думасы депутаты Антон Немкин SIM-карталар белән мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтте. Аның сүзләренчә, җинаятьчеләр үлгән гражданнарның номерларын аларның банк аккаунтларына һәм мессенджерларына керү мөмкинлеге алып яңадан рәсмиләштерә. Бу хакта ул РИА Новостига биргән интервьюсында хәбәр итте.

«Ялган документлар ясап, ачык чыганаклардан яки мәгълүмат базаларыннан алынган мәгълүмат ярдәмендә җинаятьчеләр мобиль операторларга мөрәҗәгать итә һәм шул ук номерлы SIM-картаның яңа нөсхәсен ала», — дигән Немкин.

Ул шулай ук аңлатканча, яңадан рәсмиләштерелгән SIM-картаны уңышлы активлаштырганнан соң, җинаятьчеләр әлеге телефон номерына бәйләнгән барлык хисап язмаларын (учетные записи) контрольдә тотуны җиңел генә торгызырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading