16+

Автомобиль хуҗалары һәм мигрантлар өчен яңа пошлиналар кертелә

Владимир Путин 1 сентябрьдән автомобиль хуҗалары һәм мигрантлар өчен яңа дәүләт пошлиналары кертә, шулай ук берничә гамәлдәгесен арттыра торган канунга кул куйды.

Владимир Путин 1 сентябрьдән автомобиль хуҗалары һәм мигрантлар өчен яңа дәүләт пошлиналары кертә, шулай ук берничә гамәлдәгесен арттыра торган канунга кул куйды.

Әйтик, ПТС алган өчен пошлина 800 сумнан 1200 сумга кадәр, элек бирелгән паспортка үзгәрешләр керткән өчен — 350 сумнан 525 сумга кадәр  артачак. Ә автомобильне теркәү турында таныклык биргән өчен пошлина өч тапкырга: кәгазь нигезендә — 1500 сумга кадәр, пластик, яңа төрдәгесе — 4500 сумга кадәр артачак.

Милли машина йөртү таныклыгын бирү ике тапкырга кыйммәтләнәчәк: пластик нигездәге документ 4000 сумга төшәчәк, яңа төрдәгесен алу өчен алты мең сум түләргә туры киләчәк. Үз чиратында, халыкара таныклык бирү 1600 сум урынына 3200 сум торачак. Транспорт чарасын куркыныч йөкләрне ташуга кертү турындагы таныклыкны 1500 сумга түгел, ә 2250 сумга бирәчәкләр, аны озайту өчен бер мең сум урынына 1500 сум бирергә кирәк булачак.

Автомобильләр өчен "Транзит" металл дәүләт билгеләрен биргән өчен пошлина 1600 дән 2400 сумга кадәр, кәгазьгә төшерелгәнен алу— 200 дән 300 сумга кадәр; аларга дәүләт теркәү билгеләрен биргән өчен — 2000 дән 3000 гә кадәр, мотоциклларга һәм прицепларга — 1500 дән 2250 сумга кадәр артачак.
Конструкциягә кертелгән үзгәрешләр белән транспорт чарасының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе турында таныклык биргән өчен һәм эксплуатациядәге тәгәрмәчле транспорт чарасыннан мондый үзгәрешләр кертүгә рөхсәт алган өчен пошлиналар өч тапкырга артачак.

Моннан тыш, техосмотр нәтиҗәләре буенча диагностика картасын рәсмиләштергәндә ЕАИСТОГА мәгълүматлар керткән өчен 500 сум күләмендә дәүләт пошлинасы кертелә. Шулай ук автомәктәпнең укыту-матди базасының билгеләнгән таләпләргә туры килүе турында бәяләмә биргән өчен пошлина барлыкка киләчәк — мондый базаны карап тоткан өчен автомәктәпләрнең җаваплылыгын арттыру өчен.

Миграция агымнарын контрольдә тотуны көчәйтү өчен чит ил гражданинын яки гражданлыгы булмаган затны булу урыны буенча исәпкә кую өчен — 500 сум күләмендә, вакытлыча булу вакытын озайту өчен — 1000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы кертелә. Бер үк вакытта яшәү урыны буенча чит ил кешеләрен теркәү өчен пошлина 420 сумнан 1000 сумга кадәр артачак. Әмма бу пошлиналар чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны исәпкә алуның өстәмә механизмнарын кертү буенча эксперимент катнашучыларына кагылмаячак.

Моннан тыш, чит ил гражданинына патент биргән яки яңадан рәсмиләштергән өчен 4200 сум күләмендә пошлина билгеләнә. Эшкә рөхсәтне озайту өчен чит ил кешесенә шулай ук 4200 сум түләргә туры киләчәк, ә аның дубликатын бирү яки рөхсәткә төзәтмәләр кертү өчен — 2100.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading