16+

Республика клиника хастаханәсе баш табибы вазифаларын кем башкарачагы билгеле

17 апреля 2025, 13:03
1574
0
0
Уку өчен 2 минут

Республика клиника хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы итеп Айдар Баһаветдинов билгеләнде.

Республика клиника хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы итеп Айдар Баһаветдинов билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, элеккеге баш табиб Рафаэль Шәвәлиев Мәскәүгә эшкә күчә. 
Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко аны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәме департаменты директоры вазифасына чакырды. «Җитәкчебезгә югары ышаныч һәм җитди бурычлар куелды. Алда Россиянең сәламәтлек саклау тармагы өчен күп эшләр", – дип сөйләделәр РКБ матбугат хезмәтендә. 
Айдар Баһаветдинов 2015 елдан 2018 елга кадәр Иннополисның Медицина үзәге белән җитәкчелек иткән. 2018 елдан РКБ баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары урынын биләгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading