16+

Рөстәм Миңнеханов Арбузов премиясе күләмен ике тапкырга арттырды

30 мая 2025, 12:30
356
0
0
Уку өчен 2 минут

Фосфорорганик химия өлкәсендә Арбузов премиясе күләмен 1 млн сумга кадәр арттырачаклар.

Фосфорорганик химия өлкәсендә Арбузов премиясе күләмен 1 млн сумга кадәр арттырачаклар.

Фосфорорганик химия өлкәсендә Арбузов премиясе күләмен 1 млн сумга кадәр арттырачаклар. Бу элеккегә караганда ике тапкырга күбрәк. Бу карарны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады. Шулай ук Марковников һәм Туполев исемендәге премияләргә дә үзгәрешләр керттеләр.

«500 мең сум» сүзләрен «1 млн сум» сүзләренә алмаштырырга», — диелә документта.

Карарда шулай ук билгеләп үтелгәнчә, 2025 елдан Арбузов премиясен ике елга түгел, ә өч елга бер бирәчәкләр.

Органик химия өлкәсендә зур өлеш керткән өчен бирелә торган Марковников халыкара премиясен 2027 елдан өч елга бер тапкыр тапшыра башлаячаклар. Хәзер аның күләмен шулай ук ике тапкыр арттырдылар, ягъни 1 млн сумга кадәр.

Инженерлык фәннәре өлкәсенә керткән өлеше өчен бирелә торган Туполев исемендәге премияне 2026 елдан шулай ук өч елга бер тапкыр тапшыра башлаячаклар. Бүләкне ТР Рәисе яисә вәкаләтле зат тапшырачак. Бу премиянең күләмен шулай ук 1 млн сумга кадәр арттырдылар.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading