16+

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Марат Хөснуллин белән очрашты

Миңнеханов Хөснуллин белән Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектлар турында фикер алышты

Миңнеханов Хөснуллин белән Татарстанда гамәлгә ашырылучы проектлар турында фикер алышты

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. Яклар республикада гамәлгә ашырыла торган проектлар турында фикер алышты.

«Бүген Мәскәүдә минем эш көне! Марат Шакирҗанович белән Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар турында фикер алыштык. Якын арада торак-коммуналь хуҗалыкны яңарту буенча масштаблы федераль программа кабул ителәчәк», - дип язган Миңнеханов телеграм-каналында.

Республика җитәкчесе кешеләргә сыйфатлы коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен челтәрләрне ремонтлау кирәклеген билгеләп үтте. Нәкъ менә шуңа күрә дә, аның сүзләренчә, бу юнәлештәге ремонт эшләре Татарстан өчен алдагы елларга өстенлекле бурыч булып тора.

Хөснуллин, үз чиратында, Татарстанның торак төзелеше, коммуналь инфраструктураны яңарту, төзекләндерү кебек юнәлешләр һәм башка программалар буенча күрсәткечләре югары, дип өстәде.

«Безнең алда масштаблы бурычлар тора. Куелган барлык максатларга ирешү өчен тыгыз хезмәттәшлектә эшләячәкбез», - дип язган Хөснуллин телеграм-каналында.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading