16+

Хәрбиләр һәм ветераннар өчен күңелле яңалык

28 мая 2025, 11:38
902
0
1
Уку өчен 3 минут

Гамәлдәге хәрбиләр һәм ветераннар өчен еллык 2 процентлы ташламалы ипотека әзерлиләр, дип яза “Российская газета”.

Гамәлдәге хәрбиләр һәм ветераннар өчен еллык 2 процентлы ташламалы ипотека әзерлиләр, дип яза “Российская газета”.

Шул ук вакытта беренче кертемнең минималь күләме 20 проөент булачак. Мондый мөһим программа Россия Президенты йөкләмәсе буенча эшләнгән. 
Исегезгә төшерәбез, дәүләт башлыгы узган атнада Дәүләт Советы Президиумы утырышыннан соң йөкләмәләрне раслады. Утырышның темасы да "Тормыш өчен инфраструктура үсеше турында" иде. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев хәбәр итә. 

Погонлы кешеләр өчен бу программада иң мөһиме нәрсә? Ул Россиянең барлык төбәкләре өчен 2 процентлы ипотека ставкасын күздә тота. Бу ташламалардан махсус операциядә катнашучылар һәм аларның ирләре куллана ала. Ә менә хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта ипотека алу хокукы әти-әниләргә яки балигъ булган балаларга тапшырылачак, тик бу хатыны булмаган очракта гына. Шарты: заемщик торак сатып алачак төбәктә рәсми рәвештә теркәлгән булырга тиеш.
Шунысы да абр: ипотека буенча Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә лимит 12 миллион сум тәшкил итәчәк. Башка төбәкләр өчен максималь сумма – 6 миллион сум. Һәм, исегезгә төшерәбез, ташламага ия кешеләр өчен минималь беренчел взнос – торак бәясенең 20 проценты. 
Программа илне яклаучыларның гаиләләренә ярдәм итәр һәм ел саен төзелеш өлкәсенә 1 триллион сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәр дип планлаштырыла.

Сүз уңаеннан: Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен киңәйтү идеясен хуплады. Дәүләт башлыгы Россия Дәүләт Советы Президиумының «Тормыш өчен инфраструктураны үстерү турында»гы утырышы нәтиҗәсендә шундый йөкләмә бирде. Россия Хөкүмәте һәм Дәүләт Советының Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Тормыш өчен инфраструктура» комиссиясе бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәрен 15 июньгә җиткерергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading