16+

Журналист Рәмис Латыйпов эштән китүе турында: «Әлегә ял итәм...»

18 февраля 2025, 08:32
1757
0
1
Уку өчен 3 минут

Танылган журналист Рәмис Латыйпов эштән китүе турында хәбәр иткән. Бу хакта ул үзенең социаль четәрләрдәге сәхифәсендә яза.

Журналист Рәмис Латыйпов эштән китүе турында: «Әлегә ял итәм...»

Танылган журналист Рәмис Латыйпов эштән китүе турында хәбәр иткән. Бу хакта ул үзенең социаль четәрләрдәге сәхифәсендә яза.

«Бүген минем “Татар-информ”ның татар редакциясендә һәм “Интертат” сайтында соңгы эш көнем иде. 2016 елның 1 июнендә килгән идем – ике срок булган инде.

Шул вакыт эчендә бик зур юл үтелгән икән. Шактый эшләр эшләнелгән. Хәтеремдә – “Татар-информ”га килгәндә бер мәшһүр язучының фотосын таба алмадык (исән кешенең!), чөнки интернетта юк иде ул. Шөкер, хәзер атна саен татар чараларыннан фоторепортажлар һәм текстлы репортажлар чыгып бара. Мактанып әйтердәй күрсәткеч бар – без телевидение булмасак та, безнең ютуб каналыбыз телевидениенекеннән күбрәк. Безнең социаль челтәрләрдә 600 меңнән артык укучыбыз бар. Иң күп укучылы татар телле ТикТок канал – безнең редакциянеке. Татар телле сайтлар арасында безнең сайтның укучылары иң күбе, Россия рекордына кертелде бу сан. Шушы редакция 3 сайт, 1 атналык басма газетаны әзерли. Мин автомат кебек эшләп торган безнең редакция хезмәткәрләренең һәрберсенә башымны иеп рәхмәт әйтәм. Алар кебек тырыш, уңган, шат, дус, кыю һәм чибәр коллектив җир йөзендә юк кебек миңа.

Бик зур рәхмәт укучыларыбызга! Безнең белән хезмәттәшлек иткән һәркемгә! Зур рәхмәт эшләү мөмкинлеге тудырган “Татмедиа” акционерлык җәмгыте генераль директоры Шамил Садыйковка! “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билаловка зур рәхмәтләрем. Бик авыр, катлаулы чорларда эшләргә туры килде, әмма без тату һәм аңлашып эшләдек.

Кая китәсең дип сораучыларга – мин ниндидер икенче урынга күченмим, яңа эш урыным юк. Әлегә ял итәм, редактор булып эшләү сәбәпле тормышка ашыра алмаган хыялларымны тормышка ашырырга уйлыйм, аннары күз күрер әле.

Мине хөрмәтләп озатканнары өчен хезмәттәшләремә тагы бер зур рәхмәт!» дип язган Рәмис Латыйпов үз блогында.

Әлегә Рәмис Латыйпов урынына кем киләчәге турында хәбәр ителми.

Фото: https://vk.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading