16+

«Без тауларга гашыйк»

Альпинистлар быел бөек шагыйребез Г.Тукайның юбилей елы икәнен онытмаганнар. Президент Р. Миңнеханов, Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы ярдәме белән алар Тянь-Шань тауларына менеп, анда Г. Тукайга истәлек тактасы куюга ирешкәннәр. Шул турыда безгә альпинистларның җитәкче-инструкторы Рафаэль ИШМУРАТОВ сөйләде.

«Без тауларга гашыйк»

Альпинистлар быел бөек шагыйребез Г.Тукайның юбилей елы икәнен онытмаганнар. Президент Р. Миңнеханов, Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы ярдәме белән алар Тянь-Шань тауларына менеп, анда Г. Тукайга истәлек тактасы куюга ирешкәннәр. Шул турыда безгә альпинистларның җитәкче-инструкторы Рафаэль ИШМУРАТОВ сөйләде.

- Без быел Язучылар берлегеннән дә бер кеше сорап мөрәҗәгать иткән идек. Аннан шагыйрь Ркаил Зәйдулла безнең белән барырга теләк белдерде. Безнең альпинистлар моннан биш ел элек 5350 метр биеклектәге тауга менеп, Г.Тукай исемен биргәннәр иде. Быелгы экспедициягә җиде кеше бардык. Алар: Ильяс Ихсанов, Рамил Низаметдинов, Сергей Ефремов, Алексей Белокопытов, Алексей Чернов, Ркаил Зәйдулла һәм мин.
- Анда ел саен бару нәрсәгә кирәк?
- Беренчедән, анда бөтен дөньядан альпинистлар килә. Алар бездән Татарстан турында мәгълүмат алып китә. Без, анда барып, «Советлар Союзы Герое Николай Гаврилов», «Г.Камал исемендәге театрның 100 еллыгы», «Казанның меңьеллыгы» исемнәрен тау түбәләренә биреп кайткан идек инде. Икенчедән, 73 яшемдә булсам да, мин анда бармыйча түзә алмыйм. Тау - минем тормышым.
- Тауга куелган мемориаль тактага Г.Тукайның кайсы шигырь юлларын яздырып алдыгыз?
- Без аны ике телдә яздырдык. Татарчасы болай яңгырый:
Ашкынамын мәңгелеккә,
Мәңге рухлы ямьлегә.
Анда мин мәңге яшь,
Көләч булмак телим
.
- Сез яши торган база белән Г.Тукай исемен йөрткән түбә астындагы лагерь арасын ничек үтәсез?
- Без вертолет белән очабыз. Анда җәяү ике көн барырга кирәк. Быел Ркаил Зәйдулла белән Алексей Чернов җәяүләп китәргә булдылар. Үзләренә ике көнлек азык алдылар. Ике көннән соң аларны көтә башладык. Рация белән телефон элемтәләре юк. Биш көн узгач, чик сакчыларыннан ат алып, аларны эзләп киттек. Ярты көн баргач кына табыштык. Алар да андагы ау оештыра торган фирмадан ат алганнар икән.
- Альпинистлар арасында һәлакәткә очраучылар да булгалап тора. Сезнең төркемдә андый очраклар булганы юкмы?
- Аллага шөкер, үзебездә андый хәлләр булмады. Берничә ел элек «Коммунизм түбәсе»нә менгәч, Мәскәү командасы белән очрашкан идек. Шунда университет ректоры Рем Хохлов дигән кешенең йөрәге авырта башлады. Без аңа 7 мең метр биеклектән төшәргә булыштык. Әмма вертолет белән хастаханәгә алып киткәч тә, табиблар аның гомерен саклап кала алмады.
- Рафаэль абый, сезнең әниегез күренекле артист Рәшидә апа Җиһаншина тауга менеп йөрүегездән курыкмый идеме?
- Әни миңа беркайчан да «барма» дип әйтмәде. Ул һәрвакыт «сак булыгыз!» дип озатып кала иде. Хатыным Рәзимә дә безнең белән өч ел йөрде. Ул - өченче разрядлы, улларыбыз Антуан белән Айрат - беренче разрядлы альпинистлар. Без гаиләбез белән тауларга гашыйк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading