16+

Канатлы вә тышаулы бер ат дулаган – 75 тулганын белгәч Батуллага!

Хөрмәтле көлкедәшләр! 26 мартта атаклы көлке профессоры, Зәй тумасы, Саба кияве, Биектауда - өйле-бакчалы, Казанда - көйле-акчалы аксакал язучы Рабит Батуллага, ниһаять, 75 яшь (нибары!) тулды. Без, мөхтәрәм юбилярның үзеннән тыйнак кына рөхсәт сорап, бүгенге сәхифәбезне тулаем аңа багышларга булдык. Туфан МИҢНУЛЛИН ЕГЕТЛЕК Батулланың беләм төрле чагын: (Бергә булдык эштә,...

Канатлы вә тышаулы бер ат дулаган – 75 тулганын белгәч Батуллага!

Хөрмәтле көлкедәшләр! 26 мартта атаклы көлке профессоры, Зәй тумасы, Саба кияве, Биектауда - өйле-бакчалы, Казанда - көйле-акчалы аксакал язучы Рабит Батуллага, ниһаять, 75 яшь (нибары!) тулды. Без, мөхтәрәм юбилярның үзеннән тыйнак кына рөхсәт сорап, бүгенге сәхифәбезне тулаем аңа багышларга булдык. Туфан МИҢНУЛЛИН ЕГЕТЛЕК Батулланың беләм төрле чагын: (Бергә булдык эштә,...

Хөрмәтле көлкедәшләр!
26 мартта атаклы көлке профессоры, Зәй тумасы, Саба кияве, Биектауда - өйле-бакчалы, Казанда - көйле-акчалы аксакал язучы Рабит Батуллага, ниһаять, 75 яшь (нибары!) тулды. Без, мөхтәрәм юбилярның үзеннән тыйнак кына рөхсәт сорап, бүгенге сәхифәбезне тулаем аңа багышларга булдык.


Туфан МИҢНУЛЛИН
ЕГЕТЛЕК
Батулланың беләм төрле чагын:
(Бергә булдык эштә, табында.)
Бәйдән ычкынганын күргәнем бар,
Мулла мәчеседәй чагын да.
Язганнарын тәнкыйтьләп тә була
Һәм дә була «Шәп!» дип мактарга.
Бәхәссез бер егетлеге аның -
Ике татар бирде татарга.

БАТУЛЛА СҮЗЛЕГЕ
Пассажир - баса җир, ягъни транспорт көтеп, таптанып торучы кеше.
Столовой - өстәлле бай.
Невеста - нәфис тә (кыз).
Орех - өрек (чикләвек).
Казан - татар сүзе, «Каз» вә «ан» тамырларыннан ясалган. Кем ясаганы әлегә кадәр билгесез. Бу юнәлештә утыз сигез галим бик актив эшли башлады инде.
Арестант - ристан, карак кешегә, кәҗәгә карата кулланыла.
Кучер - күчер, күчереп йөртүче.
Смелый - суелмый, сугышка кереп тә суелмый чыккан кеше.
Шифоньер - чи фанир.
Милитаризм - милли тарлык.
Ракета - өрә-китә.

ӘЙТТЕМ ӘЛЕ!
(Ияле җөмләләр)
Батулла, пьесалар күп язып, халыкны туйдырды, үзен туйдыра алмады.
Разил ВӘЛИЕВ
* * *
Юл кырыенда ул үз күләгәсенә сыенып йокыга талган иде.
Рабит БАТУЛЛА
* * *
Реклама: Батулланың егерме ике томлыгын укып чыккан кешегә Әмир Мәхмүдовның дүрт томлыгын бүләк итәбез!
Камил КӘРИМ

Гамил АФЗАЛ
Ат җик, БАТУЛЛА
Ханбикәләр тирәсендә
Бик чуалма, Батулла,
Ханбикәнең яңаклары -
Алсу алма, Батулла.
Алар яратса да, сөймә,
Безгә пар түгел алар.
Киндер ыштаныңны ки дә,
Ат җигеп, колхозга бар!
1994

БАТУЛЛА ТУРЫНДА ИКЕ МӘЗӘК
Яңа сигарет
Бервакыт бертөркем ир-егетләр үзара гәпләшеп тора икән. Композитор Мирсәет Яруллин, тәмәке кабы чыгарып, бөтен егетләргә дә сигарет тәкъдим итә. Батулланың тәмәке тартмаганын белсә дә, Мирсәет аңа да сигарет суза:
- Яңа сигарет - «Татарстан» дигән! Мә, тартып кара! - ди Мирсәет.
Батулла кире кага һәм әйтеп куя:
- Татарстанны тарткалаучылар, суыручылар миннән башка да җитәрлек!
Баш булу
Бервакыт Батулла чәчен кырдыра. Моның тап-такыр башын күреп, очраган бер кеше:
- Ник кырдың инде башыңны, ник кырдың? - дип бәйләнә икән.
Минем беркайчан да башлык булганым юк, ичмасам, үз башыма гына булса да баш булырга хакым бардыр бит инде! - дигән Батулла.

Рөстәм МИНГАЛИМ
РАБИТ БАТУЛЛАГА
Һәр жанрга гашыйк булды,
Ну, азып та күрсәтте.
Афәрин, Батулла! Яшәп,
Ул язып та күрсәтте.
Әкият арты әкият
Ыргытып, узып бара.
Проза сибеп бара ул,
Пьсалар сузып бара...
Ул - публицист, ул - режиссер,
Дулаган чагы аның.
Сәнгать кырын иңләгән дә
Буйлаган чагы аның.
Үзенә 75 тулган,
Котлыйбыз Батулланы!
Дуласын, әйдә, дуласын,
Тотмыйбыз Батулланы.

Такмак әйтешү
Бер өер драматург-язучы, «Татарстан» поездына утырып, Мәскәүгә бара икән. Ашарга-эчәргә бар, кәефләр аргы якта. Шулчак кемдер әйтә:
- Җегетләр, әйдәгез, тәрәзә аша күзгә нинди язу күренә, шул сүз белән такмак әйтешәбез, - ди. - Туфан Миңнуллин беренче ике юлны әйтә, Илдар Юзеев такмакны тәмамлый!
Поезд бара. Батулла чемоданындагы әйберләрен актара башлый. Шулчак Туфан Миңнуллин әйтә:
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр чемодан...

Илдар Юзеев эләктереп ала:
Туфан Миңнуллин акыллы,
Ә Батулла чи надан.

Бүлмәдәгеләр шартлап көлә. Шулчак «Йошкар-Ола» поезды килеп туктый. Туфан Миңнуллин әйтә:
Кулымдагы йөзегемнең
Исеме Йошкар-Ола...

Илдар Юзеев тәмамлый:
Батулла муенын юмый,
Якасы еш карала.

Көлү элеккесеннән дә куәтле була. Поезд Мәскәүгә якынлаша. Тәрәзәдән «Фрезерь» ыстансасының язуы күренеп китә. Туфан Миңнуллин башлый:
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Фрезерь...

Илдар Юзеев йомгаклый:
Батулланың мие юк,
Миңнуллинның мие зур.

Тәрәзәдән «Слава КПСС» язуы күренеп ала. Туфан Миңнуллин әйтә:
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Слава...

Илдар Юзеев тәмамлый:
Миңнуллинның нормаль эшли,
Батулланың слабо.

Башкалар котыра-котыра көлә. Аларга Батулла үзе дә кушылып көлә башлый.

Гомәр САТТАР-МУЛЛИЛЕ
ҮЗГӘРМӘДЕ
Роберт иде - Рабит булды,
Үзгәрмәде Батулла:
Татарларга - әкиятче,
Керәшеннәргә - мулла.

Хөрмәтле дуслар! 1 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 19:00 сәгатьтә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе Рабит Мөхлисулла улы БАТУЛЛАга 75 яшь тулу уңаеннан, ике бүлектән торган көлкеле әкәмәтский әдәби-музыкаль кичә була. Башлана 19:00 сәгатьтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading