16+

Роль бирәләр икән, димәк, син кирәк

Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт Яшь тамашачы театрының актер егетләре үзләренә тиң ярны ерактан эзләми. Үз коллективларындагы кызлар белән гаилә корырга ярата. Шундый парларның берсе - Алия ЛОТФУЛЛИНА белән Ильяс ФӘЙЗРАХМАНОВ. Алар икесе дә тумышлары белән Әтнә районыннан.

Роль бирәләр икән, димәк, син кирәк

Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт Яшь тамашачы театрының актер егетләре үзләренә тиң ярны ерактан эзләми. Үз коллективларындагы кызлар белән гаилә корырга ярата. Шундый парларның берсе - Алия ЛОТФУЛЛИНА белән Ильяс ФӘЙЗРАХМАНОВ. Алар икесе дә тумышлары белән Әтнә районыннан.


Ильясның әтисе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Таһир Фәйзрахманов гомер буе сәнгать мәктәбендә укыткан. Бер үк вакытта хатыны Кәримә белән Әтнә халык театрында уйнаган. Бүген дә аннан аерылмый.
Алиянең әти-әнисе балалары кечкенә чакта ук Казанга күченеп киләләр. Гөлнәзирә ханым аларны үзе белән бергә театрларга йөртә. Бүген театрда Алия белән Ильяс уйнамаган спектакль бик сирәк. Сәнгатькә кайчан тартылулары хакында алар болай дип искә ала:
Алия:
- Безнең гаилә театрның җанатары иде. Әни: «Улым туса, баянга укытачакмын», - дип әйткән булган. Әмма без ике кыз үстек. Апам бию түгәрәгенә йөри, ә мин бии белмим. Шуннан соң ападан көнләшеп мин дә йөри башладым. Аннары «Идел» ансамблендә биедем. 1 нче гимназиядә укыганда баянда, курайда уйнарга өйрәндем. Фортепьяно буенча музыка мәктәбен тәмамладым. Кулга алмаган уен коралы калмады. Сәхнә өчен җитәрлек музыка белемем бар, дип уйлыйм.
Ильяс:
- Мин яшьтән баянда, пианинода уйнарга өйрәндем. 5 нче сыйныфта укыганда театр җитәкчесе Гомәр абый Мәрдәнов спектакльдә катнашырга чакырды. «Без бит авыл малае» спектаклендә малай ролен уйнадым. Шуннан сәхнә мине үзенең серле дөньясына алып кереп китте. Мәктәптән соң һич икеләнмичә мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем.
- Театрда үз урыныгызны табу авыр булмадымы?
Ильяс:
- Роль бирәләр икән, сине кирәкле кеше итеп күрәләр. Димәк, театрда үз урының бар дигән сүз. Әгәр эш юк икән, театрда йөрүдән мәгънә юк.
Алия:
- Үз урыныңны табу артисттан да тора. Яхшы режиссер үз фикере, үз сүзе булган кеше белән эшләргә ярата. Аның белән уртак тел табу, аңа кирәкле булу да үз урыныңны табарга ярдәм итә.
- Сезгә күренекле шәхесләрне уйнау да насыйп булды. Мәсәлән, Ильясны - Фатих Әмирхан, Алияне беренче хатын-кыз артисты Сәхибҗамал Волжская ролендә күрдек. Үзегез аларның холкын ничегрәк күз алдына китерә алдыгыз?
Ильяс:
- Андый әсәрләрне сәхнәгә чыгарыр алдыннан режиссер зур сөйләшү үткәрә. Ул шәхесләр турында китапларын, биографияләрен укыйсың. Берсе дә җиңел бирелми. Барысына да көч түгәргә кирәк.
Алия:
- Әлбәттә, андый рольләр бик җаваплы. Аларның иҗаты, тормыш юлы белән танышу кызык. Андый шәхесләр образын яратып тудырасың.
- Ильяс, сездә куелган «Галиябану» спектакленә карата төрле фикерләр булды. Син анда Хәлилне уйнаган артист буларак спектакльгә мөнәсәбәтеңне беләсе килә.
- Хәлил - минем иң яраткан рольләремнең берсе булды, дияр идем. Аны элек күренекле артистлар уйнаганын күрмәвем кызганыч, билгеле. Яңача куелса да, аның эчтәлеге шул килеш бит. Безнекен дә гастрольләрдә яратып кабул иттеләр.
- Сезгә нинди рольләр авыр бирелә? Уйнарга теләмәгәннәре бармы?
Ильяс:
- Безне студент чакта: «Сиңа нинди роль бирәләр, шуны уйнарга тиеш», - дип өйрәтәләр иде. Шуңа күрә күңел тартмаганны да уйнарга туры килә. Бигрәк тә 50-55 яшьлек кеше роленә керү авыр. Аларның эчке халәтләрен белергә кирәк.
Алия:
- Миңа «Кар иле Патшабикәсе»ндә Атаманбикәне уйнау авыр булды. Исерек кешене, баланы, олы яшьтәгеләрне уйнау авыр.
- Бүген артист халкы берничә урында эшли. Ильяс, сез дә театр актерлары белән ансамбль оештыргансыз. Тик аның исеме генә колакка ятышлы түгел. Ул исемне каян таптыгыз?
- «Әрүгәйдә» бер җыр кушымтасындагы сүз. Аны үзебез ошатып сайладык. Әлегә репертуарыбызда җырлар күп түгел. Мин аранжировкаларны үзем ясыйм. Ансамбль белән Казахстанда да чыгыш ясап кайттык.
- Инде әңгәмәбез ахырында шәхси сорау да бирәсе килә. Бер-берегезнең кайсы сыйфатлары сезне тартты?
Ильяс:
- Алия миңа бөтен яктан да ошый. Оста биюе, уйнавы белән дә җәлеп итте ул. Өйдә уңган хуҗабикә.
Алия:
- Мин аның беренче мәртәбә «Бичаракай» спектаклендә Сукыр малай ролендә уйнавын күреп сокланган идем. Театр көнендә үзе белән сөйләшеп киттек. Аны сайлавыма үкенмим. Зөһрә белән Диләрә исемле ике кыз үстерәбез. Ильяс балаларга яхшы әти, миңа тугры ир.
- Бәйрәмнәрне ничек үткәрәсез?
- Театрдагы дуслар белән бергә күңел ачарга яратабыз. Бергәләп яраткан ризыклар пешерәбез. Бездә һәр бәйрәм дә матур үтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading