16+

Аның киләчәге зур булуына ышаналар

Бүген И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә Мәскәү консерваториясе студенты Динар Джусоев үз концертын бирә. Динарның балачагы Азнакай, Баулы шәһәрләрендә үтә. Үзенең укуын Әлмәт музыка училищесында башлаган егет 2 нче курстан Казан музыка көллиятенә күчә һәм аны уңышлы тәмамлый. Биредә укыганда ук остазлары аның әйбәт җырчы булачагына ышана. Динар, җырчыларның М.Глинка исемендәге...

Бүген И.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятендә Мәскәү консерваториясе студенты Динар Джусоев үз концертын бирә. Динарның балачагы Азнакай, Баулы шәһәрләрендә үтә. Үзенең укуын Әлмәт музыка училищесында башлаган егет 2 нче курстан Казан музыка көллиятенә күчә һәм аны уңышлы тәмамлый. Биредә укыганда ук остазлары аның әйбәт җырчы булачагына ышана. Динар, җырчыларның М.Глинка исемендәге конкурсында катнашып, лауреат исемен яулый. Музыка белгечләре, аның киләчәге зур, дип бәяли. Опералардан арияләр, романслар белән бергә, ул татар композиторлары әсәрләрен дә яратып башкара. Динар быел Мәскәү консерваториясен тәмамлый. Аның иҗат юлын кайда дәвам итәчәге әлегә билгесез. Үзе белем алган уку йортында Д.Джусоев татар җырларын да башкарачак. Шулай ук педагоглар һәм бүгенге укучылар белән очрашу да яшь җырчы өчен куаныч.
Концертта шулай ук Динарның сеңлесе, Казан музыка көллиятен тәмамлаган Ләйлә Джусоева да катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading