16+

«100 баллык булыр димәгән идем»

Быел Татарстанның 134 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәптән аттестатсыз чыгып китте. Узган ел андыйлар 233 иде. 2012 ел белән чагыштырганда, быелгы нәтиҗәләр, чыннан да, сөендерә. Минималь бусаганы уза алмаучылар кимегән, максималь балл туплаучылар арткан. Аеруча математика, физика, информатика, химия һәм инглиз теле «йөзбаллчы»ларга баеган. Алман, француз һәм испан телләреннән генә, узган...

Татарстан «йөзбаллчы»ларын табып, алар белән газета укучыларны да таныштырырга булдык. Барыбызны да бер сорау кызыксындыра - бу уңышка ничек ирешкәннәр икән?
Илзирә ГӘРӘФИЕВА, Арчаның 1 нче мәктәбе (химиядән 100 балл):
- Имтиханга әзерлекне 10 нчы сыйныфта ук башлаган идем. Үзлегемнән дә, укытучыларым белән дә әзерләндем, өстәмә рәвештә репетиторларга да йөрдем. БДИ нәтиҗәләрен «Белем бирү сыйфаты мониторингының республика үзәге» сайтыннан карадым. 100 балл җыюымны белгәч, кычкырып җибәрдем, күзләрем ирексездән яшьләнде. Нәрсә булганын аңыша алмый тордым. Бу могҗизаның дөреслегенә ышангач, якын кешеләремә шалтыратып, шатлыгымны уртаклаштым. Аларның котлавын ишеткәч, икеләтә рәхәт булып китте. Аллага шөкер, калган фәннәрдән дә нәтиҗәләрем әйбәт булды. Укуымны Казан дәүләт медицина университетында дәвам итәсем килә.
Айнур ВӘЛИЕВ, Азнакай районының Урманай урта гомумбелем бирү мәктәбе (химиядән 100 балл):
- Мәктәптә төп белемне укытучым Ләйлә Марсиловна бирде, ә БДИга репетиторым Лениза Латыйповна әзерләде. Алар биргән белем белән максималь билге алуга ирештем. 100 балл ук җыярмын дип уйламаган идем, чөнки рус теле белән математиканың С өлешенә югары балл куймадылар. Рус теленнән - 73, математикадан - 68, биологиядән - 91, физикадан 51 балл булды. Физикадан әзерлегем бик югары булмаса да, үземне сынап карарга уйладым. Химиядән 100 балл җыйганымны белгәч, бик шатландым, әлбәттә. Медицина университетына укырга керергә телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading