Шәһри Казан

Айдар Хафиз: «Миңа бәхет һәрчак урап килде»

"Берчакны күчмә театр директоры Сәет Шәкүров йөгереп килеп керде. «Балакаем, бер артистыбыз авырып китте, гастролебез яна, – диде миңа чарасыз калган директор. – Син генә коткара аласың». Ризалатты, һәм шуннан күчмә театрда эшләп калдым" - (Рәмис Аймәтнең Айдар Хафиз белән моннан 17 ел элек үткәргән әңгәмәсе)

– Еш кына сәхнә әһелләре әңгәмә вакытында: «Мин балачакта ук артист булырга хыялландым», дип җавап бирергә яраталар. Айдар әфәнде, артист булу Сезнең дә балачак хыялыгыз идеме?

– Дөресен әйтим, артист булырмын дип башыма да китерми идем. Артист булу? Нәселдә, авылда, районда булмаганны?!

Балачакта авылга (Питрәч районының Күн авылы. – Р.А.) Казаннан концертлар еш килә иде. Кемнәрне генә хәтерләми безнең авыл сәхнәсе.

Ул елларда авылларда үзешчәннәр хәрәкәте дә бик актив иде. Нәселебездә гармунда уйнаучы булмаса да, мин бик яшьтән гармунда уйнарга өйрәндем. Шуңа күрә кич утырырга аулак өйләргә мине еш чакыралар иде. Авыл сәхнәсендә нинди генә чаралар оештырылмасын, мин һәрвакыт үзәктә булдым. Авылда гына түгел, хәтта район сәхнәсендә дә бик еш чыгышлар ясый идем. Онытасым юк, спектакль әзерләдек. Гөлшат Зәйнашеваның «Рамай»ын. Шул уңайдан Рахмай Хисмәтуллин хәтта район газетасында минем хакта язып та чыккан иде...

– Шулай да балачакта күбрәк кем булырга хыяллана идегез?

– Балачакта иң зур теләгем балта остасы булу иде. Нигәме? Авыр еллар бит. Юклык. Авылда осталар да күп түгел. Күрәсең, өйдәге һәр нәрсәне дә үз кулың белән эшләү, булдырырга тырышудан тугандыр бу теләк. Әле бүген дә гомер иткән өебездә пыялалы ишек тора. 11-12 яшьләремдә эшләгән «иҗат җимешем»... Кышкы зәмһәрир суыклар. Тәрәзәбез бер генә катлы. Җиң сызганып тәрәзә кысасы ясарга тотындым. Такталарны рөхсәтсез ярганга, әти бераз ачуланган иде, ләкин эшнең нәтиҗәсен күргәч, бер сүз дә дәшмәде...

– Айдар әфәнде, артист булырга хыялланмадым, дидегез. Ә театр училищесына юлыгыз ничек барып чыкты?

– Озы-ы-ын тарих инде ул, Рәмис, озын тарих. Ярый, җиденче сыйныфны тәмамладым. Укуны күршедәге Шәле авылында дәвам итәргә кирәк. Өстә – абыйлардан калган ертык бишмәт. Беркайдан да акча керер җир юк. Олы абый башка чыккан, икенчесе – армиядә, апа – кияүдә. Мин –төпчек бала. Әти 68 яшьтә, ә әнигә – 58. Эшләсәләр дә, акча түләнми. Пенсия дә бирелми. Бу хәлдән ничек чыгарга? Мин озак итеп уйландым да мондый карарга килдем: көтүче булып яллансам гына мин бер үк вакытта акча да, икмәк тә эшли аламын. Тәвәккәлләдем. Тамак – тук, өс – бөтен. Казанга килеп хромка гармун, велосипед сатып алдым. Көндез көтү көтәм, төнлә гармун сыздырам. Икенче елны күрше авыл көтүен көттем. Мишә буйларында. Шунда студентларның лагерьлары бар иде. Кулыма газета кисәге килеп эләкте. Укыйм, Васильеве лесотехник техникумы автомеханик һөнәре буенча студентлар кабул итә. Бик тә мавыктыргыч булды бу хәбәр. Васильевога чыгып киттем. Әле дә хәтеремдә, беренче имтихан математикадан иде. Билет буенча язма эшне төгәлләгәч, укытучым өстәмә сораулар бирә башлады. Төшенеп җитә алмыйм. Чөнки русча чамалы Шуннан ул тактага формула язып куйды. Янәсе чишеп күрсәт. Мин эх тә итмичә, чишеп ташладым. Укытучым «5» ле куеп чыгарды. Иң куркынычы рус теленнән имтихан. Диктант язабыз. Барып чыкмас дип тәмам төшенкелеккә бирелеп утырам. Көтмәгәндә-уйламаганда математика укытучысы килеп кермәсенме?!

Керде дә, рус теле укытучысы белән чыш-пыш сөйләшеп алганнан соң, минем яныма килде дә кулымнан тотып диярлек диктант яздырды. Күрәсең, башы эшли, телне өйрәнер дигәндер. Имтиханнарны уңышлы тапшырдым да кош тоткандай кайтып киләм. Поезд белән. Әйтсәм әйтим, әле поездга да беренче мәртәбә утыруым. Юдинога җиткәч бер көтү егетләр килеп керде. Шәмәрдәннекеләр булып чыкты. Сөйләшеп киттек. Болар Юдинодагы тимер юл техникумына укырга кергәннәр икән. Шуннан кайтып барышлары. Баксаң, аларның техникумында стипендия дә зуррак, уку шартлары да әйбәтрәк. Өстәвенә, өч мәртәбә ашаталар да, киендерәләр дә. Кыскасы, ашау – байдан, үлем – Ходайдан. Казанга җитәрәк төшеп калдык та, каршы килүче поезд белән кире киттек. Башта Васильевога барып документларымны алдык. Юдинога барсак, төзүчеләр бүлеге генә калган. Хәер, төзүче булу начармыни? Укый башладык.

Тимерьюлчыларның мәдәният сараенда нинди генә түгәрәкләр эшләми. Хорга да, драмтүгәрәккә дә, биюгә дә язылдым. Йөзәм генә. Тиздән хромкадан баянга күчтем. Хәтта баянчы итеп штатка алдылар.

Техникумны тәмамлагач, Муромга җибәрделәр. Төзелештә эшләп ятканда сәнгать җитәкчебездән телеграмма килеп төште. Гастрольгә чыгалар икән, баянчы кирәк. Мин алдап-елдап кайтып киттем, һәм бүтән килмәдем дә.

Кайбыч ягында гастрольдә йөргәндә кулыма тагын газета эләкте. Казанда, озак еллар ябылып торганнан соң, театр училищесы ачыла икән. Барып карыйм әле дип, киттем. Барсам, 650 абитуриент җыелган. Өченче турдан узулары сират күперен кичүдән дә авыррак булды. Этюд ясый белмисең, энем, темпераментың юк дип, курс җитәкчебез Шириаздан ага Сарымсаков мине алмады. Этюд белән темпераментның нәрсә икәнен белмичә аптырап торганда, училище укытучылары Шәүкәт Биктимеров һәм Рәфкать Бикчәнтәев Дамир Нәбиуллин белән икебезне театрга чакырдылар. Алар безгә имтихан бирү өчен этюдның нәрсә икәнлеген һәм аны ничек эшләргә кирәклеген өйрәттеләр. Күп тә үтмәде, Шириаздан агага яңадан сынау бирдек. Бәхет елмайды.

– Сер түгел, сез академия театрына урау юллар аша килгәнсез. Моның сәбәбе нидә?

– Мәрхүм әтиемнең бер сүзе искә килеп төшә. Мин максатыма ирештем, ләкин юлым гел әйләнчектән булды.

...Инде училищеның өченче курсында укыйм. Барысы да түгәрәк кебек. Академия театрында күмәк күренешләрдә катнашабыз. Диплом спектаклен куярга әзерләнәбез. Нәкый Исәнбәтнең «Зифа»сын. Хөсәен Уразиков рольләрне дә бүлгән. Мин баш рольдә уйнарга тиешмен. Кинәт... армия. Армиягә мин бик авырлык белән киттем. Чөнки уку өзелә. Арттан килүче курс юк. «Энем, күңелеңне төшермә. Үзеңне югалтмас өчен барган җиреңдә шушы халыкның телен өйрән, гореф-гадәтләрен күзәт», – дип Хөсәен Уразиков мине тынычландырырга тырышты.

Польшадагы төньяк гаскәрләре төркеме җыр һәм бию ансамблендә башта биюче, соңрак музыкант булып хезмәт иттем мин. Кайттым – курс юк. Күчмә театрда эшли башладым. Соңрак филармониянең лекторий бүлегенә эшкә килдем. Илһам Шакиров, Җәваһирә Сәлахова белән эшләргә насыйп булды. Ниһаять, мин армиядән кайтканда беренче курста укыган төркем өченче курска җиткәч, мин дә аларга килеп кушылдым. Филармониядә эшләвемне дә дәвам иттем. Ул заманда хәтта Илһам Шакиров белән берлектә Казанны шаулаткан «Татар халык җырлары» дигән программа да эшләдек.

Инде училищеда укыганда ук Ш.Хөсәеновнең «Әни килде» драмасында Сәярне башкарып үземне күрсәтергә өлгергән идем. Марсель Сәлимҗанов театрга алды. Эшләр әйбәт кенә киткән иде. Һәм... кинәт...тагын абындым. Театр җитәкчелеге белән аңлашылмаучанлык килеп чыгып, миңа сәхнәдән китәргә туры килде...

– Камал театрыннан җиде елга якын китеп торуның тискәре нәтиҗәләре булгандыр инде...

– Ничек кенә әле!.. Авырлыклар белән очрашу, аны җиңеп чыгу кешене шәхес буларак чыныктыра. Инде үземә дә, иҗатыма да, кылган гамәлләремә дә тәнкыйть күзе аша карый башладым. Җиде ел дәвамында миңа бик күп нәрсәне татырга туры килде. Университет студентларының театр коллективын җитәкләдем. Ленин исемендәге мәдәният сараенда халык театры режиссеры, курчак театрында баш администратор булып та эшләдем. Холкымда кырт кисеп ташлый торган гадәт бар минем. Бүтән беркайчан да театрга кайтмыйм, сәхнәгә бүтән беркайчан да аяк басмыйм дип киткән идем. Ләкин... курчак театрында эшләп яткан берчакта Хәйдәр Бигичев белән Марс Макаров мәҗбүриләп диярлек, «Ун гына концертка!» – дип, Хәйдәрнең туган якларына алып чыгып киттеләр. Конферансье сыйфатында.

Күптән сәхнәгә чыккан юк. Беренче концертта ук хисләр ташып чыкты. Күрәм, сәхнәдән башка яши алмыйм икән. Шуннан кайту белән Венера Шәрипова төркемендә нәфис сүз остасы булып эшли башладым.

Шулай берчакны күчмә театр директоры Сәет Шәкүров йөгереп килеп керде. «Балакаем, бер артистыбыз авырып китте, гастролебез яна, – диде миңа чарасыз калган директор. – Син генә коткара аласың». Ризалатты, һәм шуннан күчмә театрда эшләп калдым. Биредә кыска гына вакыт эчендә шактый рольләр башкарырга өлгердем. Шулар арасында Т.Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә»сендә – Нәҗип, А.Солынскийның «Зарыгып көткәнем»дәге Алексей иң уңышлыларыдыр, мөгаен. Хәтта халык арасында да мине танып: «Апаем, нихәл? Каз муенында һаман да уйныйсыңмы әле?» – дип, Нәҗип сүзләре белән исәнләшәләр иде. Аеруча уңыш китергән спектакль Т.Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» заманча комедиясе булды. Автор аны сәхнәгә үзе куйды. Әлеге спектакльнең премьерасына Марсель Сәлимҗанов та килде. Җиде ел күрешкәнебез юк. Сәхнә артына керде дә кулымны кысты һәм: «Иртәгә театрга кереп чык әле», – диде.

Реклама

Шулай итеп, «сөрген» срогы бетте, яңадан академия театрына кайттым. Кайту белән ул заманда еллар буе гөрләп барган Аяз Гыйләҗевнең «Китмәгез, тургайлар»ында, Хәй Вахитның «Талак-талак»ында төп рольләрне башкардым.

– Хыялланып та тормышка ашмый калган рольләрегез булдымы?

– Мин инде андый хыяллардан айныган идем. Шулай да үземнең иҗат мөмкинлекләремне тулысынча ачтым димәс идем. Сизеп торам, театрда барган кайбер рольләрне мин үземчә, башкачарак уйнаган булыр идем. Әйтик, Т.Миңнуллинның «Ат карагы»ндагы Шәкүрне. Миңа калса, ул образга авантюрлык җитмәде. «Зәңгәр шәл»дәге Тимушны карагыз. Спектакльнең әллә ничә куелышы булды. Заманында Тимушны Хәким Сәлимҗанов, соңрак Әсһәр Шакиров һәм башкалар уйнаган.

– Чынлап та, сезнең Тимуш беркемнекенә дә охшамаган. Сезнең башкаруда ул төрмәдәге «паханны» күз алдына китерә.

– ...Актер язмышы бит ул күбрәк режиссердан тора. Режиссер тели икән, сиңа роль бирә, теләми икән, юк. Әйбәт актер булсаң да, сине күрмәмешкә салышырга мөмкиннәр. Театр бит ул!..

– Айдар әфәнде, актер булу белән беррәттән, Сез режиссура белән дә шөгыльләнәсез. Республикада үткәрелгән күпсанлы юбилей кичәләре дә сезнең исем белән бәйле. Нишләптер, электән үк режиссура белән ныклап торып шөгыльләнмәгәнсез?

– Нишләп шөгыльләнмәскә? Шөгыльләндем. Ләкин мин үз вакытында профессиональ белем ала алмадым. Әле дә хәтерлим, театр училищесының беренче курсында укыганда ук, кем нинди спектакль куйса, мин дәресләрдән соң, кайчакларда хәтта дәресләрне дә калдырып, театрга репетиция карарга йөгерә идем. Репетиция караудан да рәхәт мизгелләр булдымы икән ул чакларда. Гомумән, мин гомер буе репетиция карарга яраттым. Р.Бикчәнтәев, М.Сәлимҗанов, Г.Йосыпов, Х.Уразиков, Ш.Сарымсаков, П.Исәнбәт кебек режиссерларның ничек эшләве әле һаман да күз алдымда. Баксаң, бу бик зур мәктәп булган икән.

Ул елларда бит режиссерлар әзерләү буенча бернинди дә хәрәкәт булмады. Театрдан китеп тору да хыялларымны чәлпәрәмә китерде.

– Сез бүген театр репертуарында ниндирәк әсәрләр җитми дип уйлыйсыз?

– Хәзер сәхнәгә куяр өчен әсәрләр табу кыен. Иң аянычлысы, тарихи әсәрләребез юк. Кая безнең Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры турындагы драмаларыбыз, трагедияләребез?! Театр репертуарына зур масштаблы тарихи әсәрләр җитми. Кызганыч, драматургиябез вакланды.

– Айдар әфәнде, Сез Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы да. Шундый җаваплы, күп көч һәм вакыт таләп итә торган эшкә ничек алынырга булдыгыз?

– Заманында Рәис Беляев мине берничә мәртәбә кодалап караган иде. Каршы килдем. Чөнки укытучылык эшенә мин җиңел генә карый алмыйм. Катлаулы хезмәт ул. Син һәрбер студент өчен җаваплы, аның язмышы каршында гомер буе бурычлы. Чөнки киләчәктә очар өчен канатларны аңа син куясың.

– Яшьләр турында сүз башлаганбыз икән, сорыйм әле, театрда буыннар алмашы турында уйланганда сезне күбрәк нинди хисләр биләп ала?

– Остазыбыз Марсель Сәлимҗанов еш кына образлы итеп: «Театрга яңа кан өстәп торырга кирәк», – дияргә ярата иде. Чынлап та, бу шулай. Театр гел үсештә, үзгәрештә булырга тиеш.

Заманында театр училищесы ябылгач, яшьләр килү тукталып торды. Яшьләр рольләрен өлкәннәр башкаралар иде. Тамашачы театрдан тәмам бизеп бетте. Шуннан щепкинчылар кайтты, училищедан без килдек. Театрны яшь режиссер Марсель Сәлимҗанов җитәкли башлады. Ул театрга яңа сулыш өрде. Классикларны кую белән беррәттән, яшь драматургларны да ачты. Өлкән буын артистлар да, урта буын һәм яшьләр дә театр репертуарына бер үк дәрәҗәдә тартылдылар. Театр дистәләгән еллар буена иҗади күтәрелеш чоры кичерде.

– Сез театрның киләчәге ничегрәк булыр дип фаразлыйсыз?

– Бу шактый катлаулы сорау. Чөнки театр тәҗрибәле җитәкчесен генә югалтмады, ә тормыш үзе үзгәрде. Тормыш белән бергә театр үзе дә үзгәрергә тиеш. Бу юнәлештә бүгенге баш режиссерыбыз Фәрит Бикчәнтәевнең эзләнүләре уңышлы нәтиҗәләрен бирер дип уйлыйм мин.

Марсель Хәким улыннан соң театр бөтенләй үк ятим калмады. Чөнки күренекле режиссер белән бергә эшләп зур тәҗрибә туплаган театр директоры Шамил Зиннур улы Закиров бар. Иманым камил, ул барында татар театрының традицияләре сакланып калыр, буыннар чылбыры өзелмәс.

– Сез иҗат юлым әйләнгечтән булды дигән идегез. Ә шәхси тормышыгыз?..

– Анысы да туры гына булмады... Ләкин, Аллага шөкер, янәшәмдә мине һәрвакытта да аңлаучы хатыным Фәридә булды. Ул минем киңәшчем дә, таянычым да. Фәридә театрда эшли. Режиссер ярдәмчесе булып. Ике кыз үстердек. Ләйсән белән Айсылу. Икесе дә гаиләле. Ләйсән финанс-икътисад университетын тәмамлады. Ике малай үстерә. Айсылу башта университетның журналистика факультетын, соңыннан Мәскәүдә БТИКны тәмамлады, сценаристлар факультетын. Студент елларында ук «Эфир»дагы «Адымнар»ны башлап җибәргән иде.

Менә шулай, тормыш юллары урау булса да, шөкер, гомер заяга узмаган. Инде күптән түгел алтмышынчы язымны каршыладым. Шагыйрь әйтмешли, алда әле яңа офыклар көтә.

Әңгәмәдәш – Рәмис АЙМӘТ. «Шәһри Казан» – 2003. – 6 июнь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: