Шәһри Казан

Фоат Галимуллин: «Казанга «Кыр казы» алып килде»

Фоат ага Галимуллин дигәч тә, күз алдына күпкырлы талант иясе килеп баса. Радио тыңлаучыларга ул - йөрәкләргә май булып ягылырлык бәрхет тавышлы диктор. Казан федераль университеты студентлары өчен таләпчән, әмма гадел профессор-остаз. Күпсанлы укучыларына - йөгерек телле, үткен каләмле әдип. 21 март көнне Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан...

- Фоат абый, сез, чын мәгънәсендә, «Без - кырык беренче ел балалары» инде болай булгач?
- Әйе, кызганыч, шулай. Әтием, алып гәүдәле тимерче Галимулла, алма кебек хатынын һәм өч баласын калдырып, сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына китеп, илебез азатлыгы өчен башын салган. Шулай итеп, дүрт айлык чагымда ук мине каһәр төшкән сугыш ятим калдырган. Әниләребезнең тырышлыгы, назы, мәхәббәте нәтиҗәсендә генә исән калган буын без. Шуңа да рәхмәт йөзеннән, соңгы сулышына кадәр әниемне бары тик сөендереп кенә яшәргә тырыштым.

- Шагыйрь әйтмешли, гомерегезне кыл урталай бүлсәгез, кайсы чорына кире кайтыр идегез?
- Яшьлеккә дисәм, берәү дә гаҗәпләнмәс дип уйлыйм. Туган авылым Арпаяз мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамладым. Укыйсы килә, ләкин урта мәктәп Кукмарада гына. Яшьтәш егет белән шунда киттек. Директор абый безне укырга алырга риза, ләкин тулай торак бирә алмыйм, ди. Бергә килгән егетне укырга да алдылар, торырга урын да бирделәр. Аның әтисе бар иде шул, ә минеке - юк! Яклаучым да, саклаучым да булмавын, үз көчемә генә ышанырга туры киләчәген шунда беренче тапкыр аңладым. Ләкин каршылык­лар кешене ныгыта да икән. Мин укырга китмәгәнгә әнинең сөенгәнен белсәгез. Аннары туган як кырларын иңләп-буйлап, тугайларга кушылып җырлап, плугар булып эшләдем. Бервакыт шулай авыл яшьләре «Галиябану»ны куярга булганнар да Хәлилне уйнарга кеше таба алмыйлар икән. Шунда минем җырлавымны ишеткән берәү: «Әнә Фоат булсын, җырлый да», - дигән. Галиябануны уйнаячак кызга минем әле егет түгел, үсмер генә булуым бик ошап та җитмәгән. Ләкин спектакльне без әйбәт уйнадык. Шул көннән башлап, сәхнәдән төшмәдем. Аннары Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга киттем. Аны тәмамлап кайткач, 1957 елда (16 яшемдә!) үзебезнең авыл клубының мөдире итеп куйдылар. Әнинең сөенүләре инде! Чөнки колхозда таякка - хезмәт көненә генә эшлиләр. Ә миңа хезмәт хакы бирәләр. Җитмәсә, кибеткә, без интеллигенция өчен он, шикәр дә махсус кайта.

- Шинель кигән чакларны да сагынасызмы?
- Армия хезмәтен Липецк өлкәсендә уздым. Комсомол секретаре идем, кичке мәктәптә дә укыдым. Өч ел да тугыз көн хезмәт иттем. Соңгы тугыз көне өч елдан да озаграк тоелды. Хезмәттәшләремнең барысын да озатып бетердем, ләкин замполит октябрь бәйрәмен үткәреп китүемне сорады. Сүзен тыңлагач, күчтәнәчләр-бүләкләр биреп, үзе озатты. Өйгә «Җиңүгә - 20 ел медале»н тагып кайттым.

- Сез Мәскәүдә Левитан мәктәбен үткән кеше дә бит әле...
- Әйе, язмышым миңа гел мәрхәмәтле булды. Тик Мәскәүгә киткәнче, Казанга килдем әле, «Кыр казы» алып килде. Башкалада узган сәнгать фестивалендә шундый җыр җырлаган идем. Халык авыз иҗаты үзәге директоры Разия Яруллина, яныма килеп: «Син нишләп тавышыңны мүкләндереп, авылда ятасың?» -диде. Чакыргач, килдем, башта аның кул астында эшләдем, аннары конкурс аша үтеп, Татарстан радиосында. Шуннан Мәскәүгә дикторларның белемен күтәрү курсларына җибәрделәр. Левитаннан тыңлаучыга мәгълүмат тапшырырга өйрәндек.

Реклама

- Фоат абый, ­Язучылар берлеген җитәкләгәндә, каләм­дәшләрегездән «рәхмәт»ме, әллә «зәхмәт» сүзләрен күбрәк ишеттегезме?
- Рәхмәттер дип уйлыйм. Мин һәрбер язучыга бер үк төрле карарга тырыштым. Берлек дилбегәсен кулыма алганда, анда зур гына бер төркем бар иде. Аларның китаплары чыкса, күңелләре күрелсә - шул җиткән дип яши иде. Гөлшат апа Зәйнашева шунда киңәш бирде: «Кабинет ишегең ябылып тормас, гозер белән килүчеләр күп булыр. Бик теләсәң дә, барысына да ярдәм итеп бетерә алмассың. Ләкин кеше синең яннан килгәненә үкенеп китмәсен», - диде. Остазымның сүзләрен онытмаска тырыштым.

- Сез бик озак еллар Татарстан радиосында «Тел күрке - сүз» тапшыруын алып бардыгыз. Туган телебез, аны сакларга, якларга кирәклеге турында эфирдан сөйләп, халык күңелен кузгаттыгыз. Туксанынчы елларда татар теленең күтәрелешендә сезнең дә өлеш бар, димәк. Әйтегез әле, туган телебезне киләчәктә нинди язмыш көтә? Балыклар хәлендә калмабызмы?
- Дөньяга шундый бөек шә­хесләр биргән (Җәлиле генә дә ни тора!) бөек, зур халык теленең киләчәге булмавына ышанмыйм мин. Дөрес, безгә үз телебезне саклап, яклап көрәшергә (сөйләшергә дип укыгыз) туры килер. Балаларыбыз, оныкларыбыз белән. Аларны өйрәтә, дөресрәге, яраттыра алсак, туган телебез киләчәккә дә барыр. Юк икән инде, үзебезгә үпкәләргә калыр. Үземнең ул яктан йөзем якты. Кызым да, улым да, ике оныгым да туган телебезне беләләр. Бер күрүдә гашыйк булып, 49 ел бергә аңлашып-санлашып яшәгән хатыным Фәйрүзәгә дә рәхмәт - балалар күңеленә туган телне ул иңдерде. Юкка гына, ана теле димиләр ич!

- Сез университетта укытасыз, студентларыгыз өметлеме соң? Туган телгә мөнәсәбәтләре ничегрәк, диюем.
- Безнең татар теле һәм әдәбияты бүлегенә туган телебезнең кадерен белгән яшьләр килә. Һәрхәлдә, андыйлар күп. Дөрес, кайберләрен китап укырга өйрәтергә туры килә.

- Сезне ниләр сөендерә һәм ниләр көендерә?
- Халыкның, бигрәк тә яшь­ләрнең иҗатка тартылуы сөенеч минем өчен. Нинди генә конкурс­лар үткәрелми бездә: «Шигъри Сабантуй», «Илһам», «Иделем акчарлагы»... Алар иҗатка канат куя. Ә иҗат канатлы булырга тиеш. Тагын Гает көннәрендә урам тутырып мәчетләргә барган мөселман туганнарыбызны күреп, шатлык кичерәм. Сөенечләр белән көенечләр дә җитәрлек. БДИларның урыс телендә генә тапшырылуы, татар теле дәресләре сәгатьләренең кимүе җанны бимазалый, күңел тынычлыгын ала, хафага сала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: