Шәһри Казан

Камал театрының хәзерге бинасында нәрсә булачак?

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова туры эфир вакытында нәрсә турында хыяллануын әйтте.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры өчен яңа бина төзеләчәген хәбәр иткән идек инде. Бу бинадан камаллылар күченгәннән соң, анда нәрсә булачак? Мәдәният министры Ирада Әюпова бу бинада кемнәр иҗат итсен иде дигән теләктә? Ирада ханым шул сорауга җавап бирде.

“Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасын ремонтлау мәсьәләсе инде күптәннән бара. Артист хезмәте бик авыр һәм аларга шартлар тудырылырга тиеш. Безнең академия театры театр сәнгатенең барлык таләпләренә дә туры килергә тиеш. Булган бинаны заманча шартларга яраклаштыру буенча күп тапкыр фикер алышулар булды. Барлык шартларга туры килә торган, гасырларга җитәрлек бина төзү ул иң дөрес юл иде. Камал театры ким булырга тиеш түгел. Качалов театрын гына алыйк”, - диде Ирада Әюпова.

Реклама

Республикада берничә театр бинасын гына нормаль хәлгә китерергә калды. Шул исәптән, Рус яшь тамашачылар театрын да, ди министр.

“Камал театрының хәзерге бинасында нәрсә булачагына конкурс игълан ителде. Шәхсән мин үзем республикада музыкаль драма театры булуын телим”, - диде Ирада Әюпова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 14 август 2021 - 14:15
    Без имени
    Нигә журналист не уточнил? Татарга каламы дип сорамаган?
  • 14 август 2021 - 14:13
    Без имени
    Урыс музыкаль драма театрыдыр инде. Ирада апа? Татарныкы Кирәк!!!!