Шәһри Казан

Кимчелек

Беләсе иде, дөньяда бер кимчелексез кеше буламы икән? Мине санамаганда, дип әйтүем. Хәер, эзләсәң, миндә дә кимчелек булырга тиеш. Кечтеки генә, печтеки генә. Мин үзем, мәсәлән, үземдә нинди кимчелек барын белмим. Белсәм, һич икеләнүсез әйткән булыр идем. Хатын гына менә... «Синең күзгә кырып салырлык та әйбәт ягың юк, гел кимчелектән...

Беләсе иде, дөньяда бер кимчелексез кеше буламы икән? Мине санамаганда, дип әйтүем. Хәер, эзләсәң, миндә дә кимчелек булырга тиеш. Кечтеки генә, печтеки генә. Мин үзем, мәсәлән, үземдә нинди кимчелек барын белмим. Белсәм, һич икеләнүсез әйткән булыр идем. Хатын гына менә... «Синең күзгә кырып салырлык та әйбәт ягың юк, гел кимчелектән генә торасың!» - ди. Үзен белми, кешедән көлгән була. Оныгыбыз Фәридә әйтмешли, мәәнәсез (мәгънәсез ягъни)!
Бүген эштән кәефсез кайттым. Нигәдер. Гадәттәгечә. Кыңгырау төймәсенә бастым. Эчтән тавыш-тын ишетелми. Ишекне үземә ачып керергә туры килде. Хатын өйдә икән. Әүвәлгечә каршылый (мине күрми, чөнки мин өс киемнәрен салган чакта, һәрвакыттагыча, икенче бүлмәдә кампитр янында утыра, тавышы гына ишетелә):
- Тышта ничек анда?
- Яңгыр пыскаклый башлады! - дип кычкырам, юеш бүрегемне чөйгә элеп. Хатынның:
- Кыш уртасында яңгыр яусын инде... Әкәмәт! - дигәне ишетелә.
- Кампитрны ватып ташламыйча булмас. Кеше төсле каршылый да белмисең! - дим, бераз гына янауга күчеп.
Хатын үзе күренми, сүзе генә ишетелә:
- Кешенең бер кимчелеге булырга тиештер бит инде!
Бит-кулны юып, өстәл янына утырам. Хатын алдыма аш китереп куя. Күз кырые белән генә карап күзәтәм: кәстрүл капкачын ябамы бу, юкмы, дим. Япмый. Гадәттәгечә. Мин бу юлы да әйтергә мәҗбүрмен:
- Капкачны ябарга онытмадыңмы, кыйммәтле кәнфитем минем?!
Җавап мең мәртәбә ишеткәнчә:
- Кешенең бер кимчелеге булырга тиештер бит инде!
Үзем бер кимчелексез булгач, миңа хатынны читтән күзәтеп торуы кызык: тегене капларга оныта, моны болай итми, кыскасы, сөеклемнең кимчелеге мүре икән бит, әй! Әнә тагын табак-савытны юарга онытып, кухнядан зал тарафына таба үтмәкче булып бара. Тамак туйгангадырмы, бу юлы тавышым бөеремнән чыга:
- Савыт-сабаны хәзер юып тормыйбызмы әллә?
Хатыным, яныма очып диярлек килеп:
- И вакчыл җаным минем! Кешенең бер кимчелеге булырга тиештер бит инде! - ди дә, ике як бит очымнан да үбеп, шул арада күз алдымнан югала...
...Мин - бер кимчелегем булмаган гөнаһсыз ир заты краннан шаулатып су агызам һәм чүмәкәем итеп өелгән тәлинкәләрнең иң өстәгесен алып юарга тотынам. Үзем авыз эченнән генә җыр көйлим:
Тала, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем...
И-их!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: