Шәһри Казан

Көлдерүчесе булса...

Актанышка килгәч, безне кунакханәгә урнаштырдылар. Бердәнбер клиент, яшьрәк кенә бер ир-егет каршылады. - Сез әллә әртисләрме? - ди. Тагын сюжет корырга туры килде. - Әртисләр, кәнишне. Син үзең кем? - Уполминзагта күкәй җыям. Сез нинди әртисләр соң? - Менә монысы... (Марс Шабаевка күрсәтәм)... Илһам Шакиров булыр... Күкәй җыючыбыз, илһамланып, шатлыгыннан...

Реклама

Актанышка килгәч, безне кунакханәгә урнаштырдылар. Бердәнбер клиент, яшьрәк кенә бер ир-егет каршылады.
- Сез әллә әртисләрме? - ди.
Тагын сюжет корырга туры килде.
- Әртисләр, кәнишне. Син үзең кем?
- Уполминзагта күкәй җыям. Сез нинди әртисләр соң?
- Менә монысы... (Марс Шабаевка күрсәтәм)... Илһам Шакиров булыр...
Күкәй җыючыбыз, илһамланып, шатлыгыннан үкереп җибәрде:
- Илһам, бу синме?! Исәнме, малай?! Исеңдәме, синең белән бер утыруда йөз күкәй ашаган иек?..
- Истә, - ди «Илһам», - дөрес, мин аларның икесен генә ашаган ием...
- Менә монысы, - мин әйтәм, Габдрахман абыйны (Минский) күрсәтеп, - халык артисты Габдрахман Хәбибуллин. Монысы - атказанган артисткабыз Гөлшат Сәйфуллина... (Гөлшат Зәйнашева башын ия). «Зәңгәр шәл»не караганың бармы?
Егетебез, түзә алмыйча, баскан урынында бии башлый:
- Габдрахман абзый, тегене күрсәтегез инде... Хәзрәтне!..
«Артистыбыз» ялындырып тормый, шундук рольгә кереп китә, Гөлшатның күкрәк тирәсенә үрелә:
- Күкрәгеңә җеннәр оялаган, Мәйсәрә, өшкерергә кирәк!...
Күкәй җыючыбыз, рәхәтләнеп, тәгәри-тәгәри көлә:
- Габдрахман абзыкаем, тагын бер генә тапкыр күрсәт инде, зинһар өчен!..
Габдрахман абзый тагын уйнап күрсәтә, тегене тагын тәгәрәтә.
Әле дә безнең шундый тамашачыларыбыз бар! Татар театрын әнә шул тәгәрәп көлә белүчеләр һәм тәгәрәтеп көлдерүчеләр, елатучылар - драматурглар тота.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: