Шәһри Казан

Кариев сәхнәсендә премьера: Ромео белән Джульетта чупыр-чупыр үбеште микән?!

“Ромео һәм Джульетта” әсәре сәхнәгә кайтуны ишеткәч шатландым. Классиканың заманча куелышы – кызыксыну уята бит. Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры Шекспирның иң танылган иҗат җимешен тәкъдим итте.

Бу тамаша М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссёры Илсур Казакбаев җитәкчелегендә дөнья күрде. Сәхнәдә актерлар белән берлектә GAUGA төркеме дә чыгыш ясады.

“Күрешү-үбешү”
Спектакльнең сюжеты белән танышып китик. Капулетти һәм Монтекки нәселләре бәхәсләшә. Шул гаиләләрдә туып-үскән Ромео һәм Джульетта бер-берсен ярата. Әти-әниләре яшь кызны башкага кияүгә бирергә тели. Ромео Джульеттаның абыйсын, Тибальтны үтерә. Геройны сөргенгә җибәрәләр. Джульетта 2 тәүлеккә йокыга тала. Ромео сөйгән ярын үлгән дип уйлый. Чарасызлыктан агу эчә. Джульетта уяна һәм мәхәббәтенең үлгәнен күреп үз-үзенә кул сала. 
Спектакльдә классик әсәр сюжетының төп элементлары сакланып калган дип әйтергә була. Китап укырга яратмаганнар өчен бу иң кулай ысул. Аңлый алсаң... 
GAUGA төркеме спектакльне тулыландырып килде. Алар үзләрен бик тыйнак тота алды. Актерлар белән бер бөтен булдылар. Сәхнәдә юморга урын булу да шатландыра. Ромеоның дуслары белән шаярулары, кыланмышлары авыр тормыш борылышларына капма-каршы куела.

Ромео һәм Джульеттаның мөнәсәбәтләре аерым игътибарга лаек. Һәрберебез Шекспир геройларыныкы кебек көчле мәхәббәт турында хыялланганы сер түгел. Кариев сәхнәсе бу мөнәсәбәтләргә башкача карарга мәҗбүр итте. Ромео белән Джульеттаның һәр очрашуында уртак бер деталь бар. Мәхәббәт аңлашудан кала, алар бер-берсенә булган көчле теләкләрен дә күрсәтте. Бу тамашаны караучы егетләр Ромео ролен башкарган Булат Гатауллинга ак көнчелек белән карагандыр, мөгаен. Ике чибәр кызның иреннәрен татып та җәзасыз калыр өчен шактый зур осталык кирәк.  Хикмәт шунда ки, Джульетталар икәү бит. Бу рольне Алия Фәйзиева һәм Рузанна Хәбибуллина алмаш-тилмәш башкара.

– Үбешергә кирәк була дигәч күңелдә каршылык туды. Бу спектакльдә ирем Ильназ Тибальт образын башкара бит. Безнең гаиләдә мәхәббәт бик көчле. Башта мин иремә каршы килмә инде дип ялындым. Аннан, икенче Джульетта булачак дигән мәгълүмат килеп иреште. Шул вакыт Ильназ: “Кайгырма, эшләп кара, син булдырасың”, – дип әйтә башлады, – ди Джульетта ролен башкаручы Рузанна Хәбибуллина.

 Сәхнәдәге якын мөнәсәбәтләрне күргәч, мин дә Лоренцо кебек "Изге Франциско" дип куйдым. Яшьләрчә, заманча... Кариев театрының бу алымын һич хурлап булмый. Булат Гатауллин әйтмешли, ә тормышта ничек була?

– Ромео һәм Джульетта кыска вакыт эчендә нинди генә авырлыклар кичерми. Кешеләр гомер буе андый хис-кичерешләр тоя алмый, – дип әйтте Булат Гатауллин.
Тамашачылар арасында Шекспир әсәрен күптән укыганнар да бар иде. “Нәрсә әйтте ул?” – дип сораучылар булды. “Колакка катырак”лар рәтенә керүчеләр шактый. Актерлар барысын да аңлаешлы сөйли. Кимчелек залның үзендәдер, бәлкем...

Реклама

Символларның очы-кырые
Спектакльдә символлар шактый кулланылган. Андагы серләрне чишеп бетерү өчен тамашаны бер тапкыр карау гына җитмәс кебек. Яныңда детальләрне аңлатып утыручы кеше булса, күпкә җиңелрәк. Уйларга иренмик әле, серләрне чишеп карыйк.
Сәхнәдә кеше сурәтләре эленгән. Алар герой үлгәч, күктәге йолдызлар кебек кабына. Мэб – феяләр патшабикәсе, язмыш, хикәяләүче ролен башкарган Алсу Шакированың  йөрәкне ярып керә торган кычкыруы, үлемнең никадәр коточкыч икәнен исбатлады. 

– Героем Ромео һәм Джульеттаны үлемгә алып бара. Изге корбаннар ике нәсел арасында барган ызгыш-талашны бетерергә тиеш. Хикәяләүченең андый адымга барасы килми, әмма тәкъдир шулай куша. Ромео һәм Джульетта тормышында очраклы әйберләр күп, – ди Алсу Шакирова.
Актерларның киемнәре турында да әйтеп китик. Бөтен геройларның костюмнарына тукыма жәлләмәгәннәр. Тик Джульетта белән хикәяләүченең киеме генә аерылып тора. Үтә күренмәле костюмнар, геройларның дөньяга ачык, чиста булуын символлаштыра. Әмма кием актерлар күңелендә дә эз калдырган.

– Костюмның өске өлешенә күз йомам, әмма астына бүтән әйбер киям дип әйттем. Кием әзер булгач, аңа күнегү өчен киеп йөрергә тырыштым. Башта уңайсызлык тойдым, аннан ияләндем. Сәхнәдә костюм ут яктысында андый ук ачык кебек тормый, диделәр, – дип әйтте Алсу Шакирова.
– Үзебезне караңгыда күргәч, бу бигрәк ачык икән, дип уйладык. Сәхнәдә утлар куйгач, фотолар карагач, барысы да яхшы булуын аңладым, – диде Рузанна Хәбибуллина.

Ромео һәм Джульетта кулларында пыяла кисәкләрен каралтып утыра. Алар шул пыяла аша дөньяны күрми. Автор бу символлар белән дөньяның пычрак, караңгы булуын тагын бер кат искәртеп үтә. Куркыныч... Бу хис спектакль буе күңелгә тыңгы бирмәде, тизрәк чыгып качасы, дөньядан яктылык табасы килде. Каты тавыш, күңелдә туган хисләрне тагын да үстерде. Тамашаның азагы да аерым игътибарга лаек. Шекспир әсәрендә яшьләрнең үлемен күреп, ике нәсел бәхәсләрен оныта алса, спектакль исә изге корбаннарның да күңелдә яшәгән нәфрәтне җиңеп чыга алмый, дигән фикер калдырды. Бу авыр өлештән соң, җыр-бию башлану да, авыр уйларны баштан чыгара алмады.

Бәлки, авторның максаты шундый булгандыр. Сораулар шундый күп, җавапларын спектакльнең режиссеры Илсур Казакбаев табарга булышыр дип ышандым. Кызганыч, үзе белән күзгә-күз очрашып сөйләшеп булмады.
“Спектакль турында аңлату кирәк түгел. Бөтенебезгә ярап булмый. Һәр кеше үзенчә аңлый”, – диде ул.

Илгизә Галиуллина
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: