Шәһри Казан

Мәңгелек мәхәббәт

Венера Хәсән кызы Гәрәеваның 50 яшьлек юбилей кичәсендә шундый сүзләр яңгыраган иде: «Венера - Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең вөҗданы, йөз пакьлеге, намусы». Әйе, чын күңелдән әйтелгән бу сүзләрдә дөреслек бар. Венера Гәрәева - ансамбльнең данын, намусын ил алдында күтәреп чыгучы, аны кадерләп саклаучы да. Чын мөселман гаиләсендә туып,...

Реклама

Чынлап та, хор җитәкчесе булу өчен, бигрәк тә милли ансамбльдә, үз халкына зур мәхәббәт, аның моңын, көйләрен аңлау гына җитми, аны башкара белү осталыгың да, белемең дә, сайлап алыр өчен сиземләвең дә булырга тиеш. Бу сыйфатлар барысы да Венера ханымда бар, чынлап та аны татар җыры, шигърияте энциклопедиясе дияргә мөмкин. Әлеге сыйфатлар, әлбәттә, гаиләдә тәрбияләнә һәм генетика белән дә бирелә торгандыр. Әгәр дә ансамбльнең иҗатында 70 ел буе тайпылыш булмаган икән, 45 ел дәвамында Венера Гәрәева репертуарны саклап, аны баета алган икән, һәм дә берничә буын солистларны тәрбияләгән икән, бу - аның иҗат җимеше. Никадәр җырлар, хор өчен эшкәртелеп, яңача яңгырашта татар халкына кире кайтарылды, яңа буын алар белән очраша, аларның моңын татый алды, милләт, сәнгать өчен үзең сайлаган бу һөнәрдә, шуннан да зур бәхет бармы икән! Нинди генә илдә булса да, нинди конкурсларда катнашса да, ансамбльнең хоры, солистлары һәрвакытта алдынгы урыннарда.
Җыр яратты - үз татары өчен
Моңга күмәр иде дөньяны!..
Халык һәм җыр,
сәнгать, ил гамьнәре -
Бары шулар аның үткәне.

Әлеге юлларны шагыйрә
Салисә Гәрәева Венера Гәрәевага багышлап язган.
Ансамбльгә булган мәхәббәт, җырга-моңга тугрылык аның тормышының төп кыйбласы булып кала. Ул үзенең шушы коллективтан башка яши алмавына тәмам инана. Шушында дирижерлык һөнәрен беренче күрүенә карамастан, бу һөнәр аның мәңгелек мәхәббәтенә әйләнә, һәм ул аңа бүгенге көнгә кадәр тугрылыклы булып кала.
1968 елда училищены тәмамлагач, аны Саба музыка мәктәбенә укытучы һәм Саба халык хорына җитәкче итеп җибәрәләр. Шул ук елны имтиханнарын әйбәт кенә биреп, ул Казан дәүләт консерваториясендә, Ә.Абдуллин классында укуын дәвам итә. 1972 елда, Казанга кайтып, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хор җитәкчесе булып эшли башлый.
...Сәнгать җитәкчесе Л.Кустабаева, оркестр җитәкчесе Р.Мостафин, балетмейстер Р.Гарипова белән бергәләп, ансамбльнең профессиональ дәрәҗәсен тагы да биеккә, югарылыкка күтәрү өчен күп көч куялар алар. Иң беренче бурыч - солистлар белән ансамбль репертуарындагы алтын фондны күтәрү була. Нәтиҗәдә А.Ключарев эшкәртүендәге «Кәккүк», башкорт халык көе «Зөлхиҗә», татар халык көйләре «Зөбәрҗәт», «Кара урман» һ.б. күп кенә әсәрләр ансамбль репертуарында яңадан туа. Шулай ук В.Гәрәева килгәч, яшь солистлар белән яңа язмалар эшләү башлана. Ансамбль соңгы еллардагы авыр торгынлыктан күтәрелә башлый. Бу елларда ансамбльгә
Л.Бичарина, Ә.Хәйдәров, Н.Вәлиева, Г.Әмирҗанов кебек яшь көчләр килә. Музыкаль әзерлекләре булмау сәбәпле, Венера Хәсәновна бу яшьләргә музыка грамотасын өйрәтә һәм алардан солистлар ясый башлый. Берничә елдан әлеге яшь җырчыларның күбесе, В.Гәрәева ярдәмендә, Казан музыка училищесының җыр бүлегенә укырга кереп, дипломлы җырчылар булалар.
Ел саен дип әйтерлек, ансамбль Мәскәүнең төрле залларында концертлар куя, һәм 1977 елны Мәскәү ансамбльгә Туниска - бөтендөнья җыр һәм бию ансамбльләренең конкурс фестиваленә фатиха бирә. Ансамбль фестивальгә «Аулак өйдә» программасын һәм концерт алып бара.
1978 елның февраль аенда РСФСР җыр һәм бию ансамбльләренең беренче конкурсында Татар җыр һәм бию ансамбле Карелия коллективы белән икенче урынны бүлешә.
Бу елларда хор группасы Ә.Абдуллинның күп әсәрләре белән баетыла. «Сорнай моңы», «Картуф», «Җомга», «Эрбет», «Әзифә», «Тәчкә икә», «Сандугачкай», «Зәңгәр чиләк» һ.б. - шундыйлардан. Шулай ук ул эшкәрткән зур программалардан «Сәйдәшем», «Каз өмәсе»н атап була. Ф.Әхмәтов белән берлектә куелган «Сабантуй» программасы исә бөтен дөньяны әйләнеп чыга.
1986 елның 19 мартында Мәскәүнең Колонналар залында Муса Җәлилнең 80 еллык юбилее үткәрелә.
Р.Яхин музыкасы, М.Жәлил сүзләренә язылган «Җырларым» әсәрен симфоник оркестр белән ансамбльнең хор группасы башкара. Бу ел ансамбль өчен зур вакыйга-даталарга бай ел була. Апрель аенда уздырылган, Г.Тукайның 100 еллык юбилеена да ансамбль зур өлеш кертә. Шушы ук елны РСФСР җыр һәм бию ансамбльләренең икенче конкурс фестивале программасын Мәскәү комиссиясе яратып кабул итә. Конкурста ансамбльнең беренче урынны алуы зур җиңү була.
Аннан соң коллектив Япониягә барыр өчен яңа программа әзерли. Программадагы өч япон җырын хор группасы япон телендә башкара. Бу гастрольләр дә коллективка уңыш китерә: беренчедән, ансамбль, Татарстаннан беренче булып, Тукай телен японнарга ирештерә, аларны татар җыр-бию сәнгате белән таныштыра; икенчедән, Татарстан җитәкчеләренә ансамбльнең иҗади биеклеген күрсәтә. Япониядәге гастрольләрдән соң, 1987 елның гыйнвар аенда, В.Гәрәева Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек була.
Соңгы елларда ансамбль программасы яңа әсәрләр белән тулыландырылды. Болар - хор өчен Н.Гәрәев эшкәртүендә себер, әстерхан, керәшен, кырым татарлары, татар-мишәрләр җырлары. Ансамбль үз репертуарында гастрольләрдә булган һәр илнең җырларын саклый. Кайвакытта бер төн эчендә шушы илләрнең җырларын, гимннарын яттан өйрәнергә туры килә хормейстерга.
Венера ханым 90 нчы еллар башында, җырчы кадрлар әзерләү максатыннан, Казан музыка училищесында ачылган татар бүлегендә укыта башлады. Ансамбльнең төп репертуарын аякка бастыру өчен яңа яшь кадрлар шунда әзерләнә, алар турыдан-туры ансамбльгә әзер программа белән солист булып киләләр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: