Шәһри Казан

Мәхәббәт барысыннан да өстен

Тинчуринлыларның «Назлы кияү» спектакленә мөрәҗәгать итүләре беренче мәртәбә генә түгел. Һәр режиссер тарафыннан ул төрлечә сәхнәләштерелә. Бу юлы баш режиссер Рәшит Заһидуллин аны үзенчәлекле итеп куйган.

Реклама

Бу - яшь буын язмышы проблемасын эченә алган комедия. Буйдак бай егет Рәшитнең өйләнергә йөрү хәбәрен ишетүгә, аңа шунда ук кәләш сайлый башлыйлар. Кемнәрдер мәкерле планнар да корып куя. Әмма явыз ниятләргә каршы торган көч - мәхәббәт барысын да җиңеп чыга. Спектакль нечкә юморы белән җәлеп итә. Биредә режиссер артистларга «йөзеп» уйнарга мөмкинлек биргән. Яшь артист Илнур Байназаров Рәшит ролендә уйнавы белән генә түгел, җырлавы белән дә тамашачы күңеленә кереп калды. Гайни ролендәге Резидә Сәлахованың мәхәббәт утында янган асрау кыз образын яратып гәүдәләндерүе күренеп тора. Гомумән, артистларның һәркайсы үз ролен уңышлы башкарды.
Спектакльгә көйләрне композитор Мәсгут Имашев язган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: