Шәһри Казан

«Мин әле дә малай-шалай»

Күптән түгел генә Казанның Мәҗитов галереясында рәссам, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗевның, 60 яшьлек юбилее һәм «ТРның халык рәссамы» дигән мактаулы исем бирелү уңаеннан, шәхси күргәзмәсе булып узды.

Ачылышта сәнгать әһелләре, татарның күп кенә зыялылары катнашты. Саба районының Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә туып үсеп, Лениногорск шәһәрендә озак еллар дәвамында яшәп иҗат итүче рәссамны тәбрикләүчеләр арасында якташлары да, Лениногорск каласында эшләп килүче «Чишмә» әдәби берләшмәсе әгъзалары да шактый иде. Якташлары: «Безнең Саба ягыннан Аллаһияр һәм Хөснул Вәлиуллин кебек композиторлар, Әбрар Кәлимуллин кебек галим-академиклар, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров кебек мәшһүр шәхесләр чыкты. Безгә моңа кадәр күренекле рәссам җитми иде һәм менә ул пәйда булды», - дип, Мөдәррис Минһаҗев белән горурлануларын белдерделәр. «Бертуктаусыз хәрәкәттә, үсештә бу рәссам. Тарихыбыз бөек. Ул бөеклекне теләсә кем күрсәтә алмый. Мөдәррис - безгә халыкның моң-зарын да җиткергән рәссам. Без аны чын күңелдән татарның, милләтнең дусты дип атыйбыз», - ди юбиляр хакында академик Индус Таһиров. Ә аның бертуган энесе академик Энгел Таһиров исә Мөдәррис Минһаҗевны «җирдә тынычлыкны ныгыта торган адәм баласы», «тынычлык илчесе» дип бәяләп, аңа Халыкара гуманитар академия исеменнән Халыкара дәрәҗәдәге бүләк - «Роза мира» дип аталган алтын медаль тапшырды.
Үзен «Шөгер малае» дип таныштырган фән докторы профессор Рафаэль Вәлиевнең дә рәссамның күргәзмәсендә беренче генә булуы түгел. «Безнең төбәкләрдә менә шундый рәссамнар туа. Аларның эшләрен Казанда гына түгел, ә бәлки теләсә нинди дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә дә күрсәтергә мөмкин», - ди Рафаэль Миргасыйм улы. Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Рәисә ханым Фәтхуллина исә: «Мөдәррискә бу исем моннан биш ел элек бирелсә дә, таман гына була иде», -- дип куйды. Бу әлбәттә, рәссамны якыннан белгәнгә әйтүе. Чөнки Мөдәррис - үзенең Лениногорск шәһәрендә генә түгел, ә бөтен көньяк-көнчыгышның кылкаләм осталарын җил-давыл булып оештырып йөрүче рәссамнарның берсе. Әле соңгы вакытларда гына Татарстанның көньяк-көнчыгышында башланган күргәзмәләр дулкыны инде, чикне узып, Башкортстанга юл алды.

- Сезнең бер урында гына утырып тормас тынгысыз җан икәнегезне белгәнгә бу сорау: мольберт каршында утыртыр өчен, рәсем сәнгате нинди көч белән тартырга тиеш дип уйлыйсыз?
- Мин үзем дә уйлыйм бу хакта. Рәсем сәнгатенең кодрәте бу. Менә шушы көч тотып тора да инде. Ни хикмәт, миңа, иҗат итәр өчен, башта йә йөгереп кайтырга, йә бакча казып килергә кирәк. Мин шул рәвешле үземне тынычландыргач кына иҗатка утырам. Кайдадыр чабулап йөрим, ә остаханәгә кергәч, мин бөтенләй икенче кеше. Чишенеп атам, һәрвакыт ялантәпи эшлим. Гомумән, мин биләүдә дә биләнмәгәнмендер. Иркенлек, ирек яратам. Урамда күреп, күбесе мине, чыннан да, ашыгучан кеше дип белә торгандыр. Әмма мин остаханәдә әкренәям. Нишләптер... Анда мин - сабыр, анда мин - рәссам. Төсләр кодрәтенә гашыйк булу шушылай итәдер. Харис Якупов, Илдар Зарипов, Лотфулла Фәттахов, Зөфәр Гыймаев һ.б. ның иҗатына мөкиббән китүем, сынлы сәнгатьнең илаһи көчен тою галәмәтедер бу. Минемчә, иң җиңел аңлашыла торган сәнгать ул - рәсем сәнгате. Киндердә уйга килгәнне генә, күргәнне генә түгел, ә бөтен тарихны күреп, күрсәтеп була. Бернинди тәрҗемә дә кирәкми. Борынгы тау куышларындагы рәсемнәрне генә алыйк. Әлифбадан хәреф танырга өйрәнгәндә дә безгә рәсем ярдәмгә килә.
...Әле кичә дә шундыйрак сорау бирделәр, үзем дә көлеп куйдым. «Үзеңне ничә яшьтә хис итәсең?» - диләр. «Мин һаман да малай-шалай кебек», - дидем. Буем да кечкенә, төпле уем да юк кебек, һаман йөгерүдә, һаман хәрәкәттә.
- Ни генә булмасын, торып-торып бөтенебез дә тавык урынына тырманабыз. Ә менә сынлы сәнгатьтә «тырмана торгач» Сез тапкан «алтын бөртек» нәрсә ул?
- Элек мин матурлыктан матурлыкка йөгерә идем: таң атканны күрсәм - ясыйм, кояш баеганны күрсәм - ясыйм, чәчәкне күрсәм - ясыйм... Хәзер тынычландым. Үз темамны таптым - татар тарихы, татар авылы темасы. Соңгы елларда мин тукталган әлеге теманы шул алтын бөртек белән чагыштыра алам. Минем бурыч - шуны аңлаешлы, үзебезчә -татарча иттереп киндердә чагылдыру. Әйтик, Болгарга, Казан ханлыгына, Сөембикәгә багышланган эшләр, «татар халкы турында уйлану» дигән сериягә караган натюрмортлар - шундыйлардан. Монда тарих та чагылып китә, бүгенге көн дә бар. Менә бу әйберләр ничектер мине куандыра. Мин үземне, үземнең алымны, үземнең чишелешне таптым һәм иҗатчы өчен бу чыннан да зур нәрсә.
- Мөдәррис әфәнде, шуны табар өчен нәрсә кирәк булды: тәҗрибәме, әллә сезнең билгеле бер яшькә җитеп акыл утыртуыгызмы?..
- Иң беренче чиратта, гыйлем, тарихны белү һәм аңлау кирәк иде. Элек булмады, хәзер тарихи материаллар шуның кадәр күп. Инде татар халык җырларын да елый-елый йә булмаса онытылып китеп тыңлыйм. Мин үзгәрдем. 60 яшь кемдер күзлегеннән олы яшь тә түгелдер, әмма күп нәрсәне әтиләрчә аңлыйм. Әтиләр «Кара урман»нарны исләре китеп, бирелеп тыңлый торганнар иде. Бигрәк озын бит бу - аның кай җирен тыңлыйлар икән дип аптырый торган идем ул чакта. Хәзер аңладым: моң тарткан аларны. Мин дә әсәрләремдә менә шушы моңны эзлим. Шул турыда уйланам. Моң сурәтен ясап буламы? Менә шуны табарга тырышам.
- «Икенче тормышыңда кем булырга теләр идең?» - дип сораганнар Фордтан. «Кем булсам да булырмын, тик кырыемда хатыным гына булсын», - дигән ул. Чөнки бөтен кеше булдыксызлыкта гаепләп йөз җыерган чакта да, Фордның уңышына бердәнбер ышанган кеше хатыны була. Ә Сез хатыныгыз Фәйрүзә Әхсәновна турында ни дияр идегез?
- Фәйрүзәдә мин эзләгән рух ныклыгы бар. Хатын-кызның сиңа ихластан «ах» итеп торуы көч, илһам бирә. Сатылмый торган әйберләр бар: бала, Ватан, хатын. Алар изге. Аллага шөкер, мин моның кадерен беләм һәм куанам. Минем иң зур байлыгым - шушы Фәйрүзә. Мин йөгереп йөрим, шаярам, көләм, әмма ул булмаса, Алла сакласын, миңа берни дә кирәк түгел. Ул тирән фикерле, бала өчен өзелә торган, мин кечкенәдән хыялланган кеше. Бу мактану түгел, ихластан әйтүем - мин аңа табынам. Ходай исәнлек кенә бирсен.
- Сез 3 яшьтән әнисез калгансыз. Ятимлек үзен сиздердеме?
- Һич юк. Без 4 бала идек, яңа әни килгәч, тагын ике бала дөньяга аваз салган. Без «әни» дип үстек, бүтән кешене белмибез дә. Өс-башыбыз һәрвакыт чиста, тамагыбыз тук булды. Зур егет булгач кына әнием юк икәнне белдем. Әни безне авызыңда кан булса да төкермәскә өйрәтте. Ә әти, мин институтны тәмамлап, армия хезмәтеннән кайткач үлде. Мин ул вакытта Түбән Камада рәссам булып эшли идем. Әти чандыр гына, кечкенә генә булса да, безнең өчен аннан да көчле кеше юк сыман иде. Аңардан рух ныклыгы алдым.
- «Мин әле дә малай-шалай», дисез. Әгәр дә үткәннәргә борылып карасаң, малай чакның нинди шуклыклары, хатирәләре «кул изәр» икән үзегезгә?
- Әти белән печәнгә бардык. Ул печәнне нык кына төяде дә: «Бар, улым, тәргәмәчең чокырга төшмәсен, юлдан гына кайт, мин турыдан элдертәм», - ди. Кояш баеп килгән чак. Мин атны да, юлны да түгел, ә шул хозурлыкка һушым китеп карап кайтам. Берзаман тәгәрмәч чокырга төште китте. Печән ишелде. Мин бер яктан төйим, ул икенче яктан килеп төшә... Әти китмәгән, мине карап-сынап торган икән. Ә икенче юлы әти печәнне төяде дә китте. Кызу көн. Кайтканда ат, мине тыңламыйча, су эчәргә күлгә кереп китте. Чыкмый. Мине өйдә көтәләр, ә мин юк та юк. Аптырагач, кире килсәләр, күрәләр - ат күл эчендә. Ә мин йөк өстендә, дөньямны онытып, кесәдә йөри торган ике башы да очланган кечкенә карандаш белән ертылып беткән кәгазь кисәгенә рәсем ясап утырам. Бу 6 нчы класста укыган чак... Бервакыт әтигә 25 кг лы капчык белән шикәр комы бирделәр. Шуны велосипедның арткы утыргычына бәйләдем дә элдертәм. Кайта торгач, тәгәрмәчкә ышкылып, капчык тишелгән. Өйгә кадәр баллы сызык сызуымны белгәндә, капчык шактый ләпшерәйгән иде инде. Әти кыйнаса да, риза идем. «Ярар, улым, безгә насыйп булмаган икән», - диде...
- Сезнең рәссам буласы шул чакта ук билгеле булган икән. Ә үзегезнең гаиләдә кулы каләмгә ятучылар тагын бармы?
- Кечкенә улым Ришат Нефть институты тәмамлады, хәзер армия хезмәтендә. Ул карикатура ясарга бик оста. Мин аны бөтенләй ясый алмыйм. Олысы Марат юридик институт тәмамлады. Тормыш алып бару өчен, бүгенге көндә икенче - эшче һөнәре үзләштереп ятуы. «Гаиләне аякка бастыргач, кире үз һөнәремә күчәм», - ди. Хуплыйм. Тормыш өчен тырыша, гаилә кадерен белә. Менә мин, бәлкем, рәссам булам дип күп вакытымны да әрәм иткәнмендер. Ясыйм да киштәгә куям, ясыйм да киштәгә куям...
- Ә Зәй (1980), Чаллы (1987, 1989), Казан (1988, 1998. 2002, 2005), Түбән Кама (1997), Әлмәт (1997), Лениногорск (1998), Байлар Сабасы (2006), Шәмәрдәндә (2007) узган шәхси күргәзмәләрегезне искә алсак, аларга киштәдә озак ятарга туры килмәгәндер. Инде менә шуның әҗерен аласыз.
- Татарстанның халык рәссамы исеме бирелү ул - Ходайның кодрәте. Бу - бик зур исем. Үзегез күрәсез, мин моны сорап алмадым. Безнең «Чишмә» әдәби берләшмәсендә Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Рәисә апабыз Фәтхуллина күтәреп чыккан иде әлеге мәсьәләне. Аягүрә басып хупладылар. Бу тәкъдимнең әле шактый гына «җиз иләк» аша үтәсе бар иде. Мин Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы түгел. Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы булып та әлеге исемне алып була икән! Шуңа күрә дә татарныкы булып калуым белән горурланам.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: