Шәһри Казан

Мио, минем Мио - яңа герой!

Тамаша залында моның кадәр күп бала күргәнем юк иде әле минем. Әәә, Кариев театрында 27 нче ноябрь көнне булган әкият премьерасы аларны шулай җыйгандыр әле! Балаларның реакциясен күзәтү минем җан рәхәтем булды.

«Мио, минем Мио» әкиятенең авторы – барыбыз да яраткан пропеллерлы егет Карлсон һәм озын оекбашлы Пеппиның «әнисе» Астрид Линдгрен. Аның, кызганычка, бик күп сыйфатлы әсәрләре безнең ил халкына таныш түгел. Монда эш  яхшы тәрҗемәдән дә тора, әлбәттә. Мәсәлән, Казан Дәүләт Яшь Тамашачы театрында узган «Мио, минем Мио» спектакле премьерасы моңа уңышлы мисал.

Реклама

Куючы режиссёр Екатерина Гороховскаяның балалар игътибарын декорация, костюмнар, тылсым элементлары белән генә тотып торырга теләмәве аңлашыла. Гәрчә боларның барысы югары дәрәҗәдә булса да. Иң төп миссия – яшь тамашачыларның образларга, кеше хисләренә, гамәлләренә булган мөнәсәбәте, әлбәттә. Бу алым үз вазифасын яхшы башкарды: перипетияләр вакытында сабыйлар урындыкларыннан тордылар, «аһ!» диештеләр, кул чаптылар. Чыннан да, ятим егет Буссеның үксез, ялгыз тормышы артыннан күзәткәндә, күңелгә кызгану хисе килеп керә. Тик шушы мескен егетнең Король улы икәнлеген, Принц Мио булганлыгын белгәч һәм аның явыз Рыцарь Катоны җиңүен күргәч, хисләр палитрасы алмашына. Менә бит ул, яшь буын өчен яңа (алай әйтеп булса) герой!

Балаларның реакциясен күзәтү минем җан рәхәтем булды. Аларга карап, үземнең дә бала икәнлегемне искә төшердем. Ә әкиятләргә йөрергә кирәк. Чөнки әкиятләр гел яхшы тәмамлана: яхшылык явызлыкны җиңми калмый. Ә безгә, «олыларга», бу ышандыру балаларга караганда күбрәк тә кирәктер әле.

Әдилә Закирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: