Шәһри Казан

«Музыкаль дистә»гә – 1 ел!

Әле кичә генә «Пирамида» күңел ачу комплексында «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасы гөрләп узды кебек, ә йолдызлар инде янә яңа көрәшкә басты. Атнаның һәр шимбәсендә көй-моң аренасында җырчылар көч сынаша. Яраткан җырчыгызның җиңүгә атлавын Сез онлайн режимда www.tnv.ru сайтында күзәтә аласыз. Ә атна нәтиҗәләрен ТНВ каналы һәр шимбә,...

Реклама

Хит-парадта катнашучыларның язмышын Сез дә хәл итә аласыз! Моның өчен, 5066 номерына, ошаган җырның кодын язып, SMS юлларга кирәк! Әлеге тавыш бирү нәтиҗәсендә, һәр шимбә «Музыкаль дистә» тапшыруында турыдан-туры эфирда җиңүчеләр билгеләнә. Ахыргы урынны алган җыр хит-парадтан төшеп кала һәм яңа җырга чират җитә. Җиңүчеләр арасында урыннар билгеләнә.
Яраткан җырчыларыгызны тыңлап кына түгел, ә күреп тә каласыгыз килсә, димәк, Сезгә «Пирамида»га. Сәхнәдә - «Музыкаль дистә» хит-парады концерты. Катнашучылар - «Музыкаль дистә» бөтенхалык хит-парадының җиңүчеләре: Фердинанд Сәләхов, Алсу Әбелханова, Зөфәр Билалов, Чулпан Йосыпова, Азат Фазлыев, Вадим Захаров, Азат Тимершәех һәм башкалар. «Болгар радиосы» һәм «Татарстан - Яңа Гасыр» каналы киңәш итә, 27 апрель, Пирамида! «Музыкаль дистә»гә - 1 ел! Башлана - кичке 5тә! Килми калмагыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: